Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2023, 15:44

Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасы төзелеше буенча эшләр 90% ка башкарылган

Хәзер биналарда отделка эшләре тәмамлана, шуннан соң җибәрү-көйләү эшләре башланачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче гыйнвар). Казанның Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасын төзү эшләре 90% ка үтәлгән. Хәзер биналарда отделка эшләре төгәлләнә, шуннан соң төзүчеләр җибәрү-көйләү эшләре һәм якын-тирә территорияне төзекләндерү эшләрен башлаячаклар.

Поликлиниканы яңа медицина җиһазлары, инвентарь һәм мебель белән җиһазландырачаклар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе.

Поликлиника төзелеше бу елның апрелендә башланды. Проект буенча бинаның беренче катында сөт кухнясы бирү зонасы, кабул итү бүлеге, йогышлы блок, лаборатория, травмпункт һәм рентген кабинеты урнашачак. Югарырак катта педиатрлар кабинетлары булачак, ә тар профильле табиблар 2 нче, 3 нче һәм 4 нче катта кабул итәчәкләр. Моннан тыш, 3 нче катта 7 ятак-урынлы көндезге стационар булачак.

Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар поликлиникасының филиалын «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча төзиләр. 6,4 мең кв.м мәйданлы биш катлы бина сменага 180 кеше кабул итә алачак. Медицина учреждениесен заманча амбулатор педиатрия өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырачаклар. Поликлиникада 245 хезмәткәр – педиатрлар һәм тар профильле табиблар эшләр дип көтелә.

Балалар поликлиникасы филиалы травматология пункты, йогышлы блок, лаборатория һәм көндезге стационар булган күпфункцияле учреждение булачак, биредә көненә 15 бала кабул итә алачаклар. Поликлиникага Дәрвишләр бистәсендә һәм күрше торак массивларда яшәүче балалар йөри алачак.

Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә төзелеш мәйданчыгында Казан Мэры Илсур Метшин булып кайткан иде.
Барлык яңалыклар