Район администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов Гагарин урамындагы эшләр барышын тикшереп кайтты.
Фото: Марат Мөгыйнов
Гагарин урамы буенча 700 ләп кеше яши торган 77 нче, 79 нчы, 81 нче номерлы йортларның ишегаллары 1957-1958 елларда формалашкан. Эшләр 14,6 мең кв. метрдан артык мәйданда бара. «Бу программаны формалаштырганда комплекслы якын килүнең чираттагы мисалы – исемлеккә янәшәдә урнашкан берничә территория кертелә», – дип билгеләп үтте Ф.Нурмөхәммәтов.
Төзекләндерү эшләре муниципалитетның идарәче компанияләр һәм халык белән хезмәттәшлеге аша алып барыла. Район администрациясенең торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Әмир Мөхәммәдиев халык үтенече буенча йорт яны территориясендә парковка урыннары оештырылуы турында сөйләде. Төзекләндерү эшләреннән соң ишегалдында 29 машина урыны барлыкка киләчәк. Эш планы буенча, ишегалларында яңа асфальт җәеләчәк, кече архитектура формалары куелачак, балалар һәм спорт мәйданчыклары, газон һәм яшел зоналар төзекләндереләчәк, ут баганалары куелачак.
Район администрациясе башлыгы подрядчы оешмаларга барлык эшләрне дә сыйфатлы һәм билгеләнгән вакытта – октябрь аена башкарып чыгарга кушты.
Ишегалдын комплекслы төзекләндерү белән беррәттән, йортларга, керү ишекләренә һәм цоколь катларына агымдагы ремонт ясала.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча быел Казанда 466 йорт территориясен төзекләндерәчәкләр. Программа ТР башкаласында 70% ка үтәлгән. Эшләр 210 ишегалды территориясендә тәмамланган.