Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.08.2022, 14:12

Казанның җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү эшләре 60% ка башкарылган

Төзелеш һәм реконструкция Татарстан башкаласының тугыз паркында һәм скверында уза.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче август, Дмитрий Никитин). Казанда тугыз җәмәгать киңлеген төзекләндерү дәвам итә. Алар арасында Кече Акчарлак күле янында һәм Салават Күпере торак районында, Балыкчы бакчасы, Татарстан Республикасы төзелеш тармагының 100 еллыгы скверы, Юныс мәйданы, Зур Зәңгәр күл территориясе һәм башкалар бар. Эшләр 60% ка башкарылган.

«Без үзәктә генә түгел, ә тарихи урыннардан ерактарак урнашкан микрорайоннардагы җәмәгать киңлекләрен дә төзекләндерәбез», – дип билгеләде бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.

Яңартылган паркларның һәм скверларның күбесе Казан һәм Татарстан Республикасы көненә ачылачак, дип хәбәр итте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов. Шулай итеп, быел 7 нче шәһәр хастаханәсе янында узган ел ачылган Кече Акчарлак күле янындагы паркта эшләр ахырына якынлаша. «Эшчеләр паркны кече архитектура формалары белән җиһазландыралар», – дип хәбәр итте спикер.

Киров районында Балыкчы бакчасының беренче чиратын төзекләндерү төгәлләнеп килә. Эшчеләр тышкы яктылыкны, юл өслеген һәм видеокүзәтү системасын урнаштыруны төгәллиләр. Моннан тыш, балалар өчен зур тематик мәйданчык булдырылды. Комитет рәисе билгеләп үткәнчә, эш район халкы белән тыгыз элемтәдә алып барылган. Шәһәр халкы парк территориясендә су басуга еш зарланган. «Әлеге проблеманы булдырмас өчен, гамәлдәге яшелләндерүгә зыян китермичә, территорияне вертикаль планлаштыру үзгәртелде», – дип ассызыклады Игорь Сәлахетдинов.

Карбышев урамындагы ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверын реконструкцияләүнең беренче этабы кысаларында эшләр 80% ка башкарылган. Хәзер фонтанны ремонтлау һәм аның янәшәсендәге территорияне төзекләндерү буенча беренче чираттагы эшләр башкарыла, дип хәбәр итте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.

Шулай ук беренче чират кысаларында «Светлая долина» торак комплексы янындагы паркны төзекләндерү эшләре бара. Парк Нокса буенда урнашкан, һәм монда елга экореабилитациясенә аерым игътибар бирелгән. Эшчеләр участокны чүп-чардан, ауган агачлардан һәм ташлардан чистарттылар. Яр буе территориясеннән барлыгы 1,8 мең тоннадан артык чүп-чар чыгарылган, ә экологик хәлне яхшырту өчен территорияләрне өстәмә яшелләндерү эшләре алып барыла.

«Нокса елгасы янындагы җәмәгать киңлеге безнең өчен яңа территория булып тора. Бу урынның потенциалы ачылыр дип өметләнәбез», – дип хәбәр итте шәһәр башлыгы.

Шулай ук быел Кадыш торак массивы янындагы Зур Зәңгәр күл территориясен төзекләндерү эшләре башланды, эшләр «Татарстан көзгеләре» экологик зонасын булдыру кысаларында алып барыла. Эшчеләр вакытлыча су кертү җайланмасын урнаштырдылар һәм шарлавыкның терәк стенасын ныгыттылар. Бүгенге көндә ландшафт ташы белән төпне һәм нигезне ныгыту буенча эшләр бара. «Якындагы территорияне төзекләндерү башланды. Быел тышкы яктырту һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен үткәрү, сервис үзәге урнаштыру һәм җәяүлеләр юлларын сала башлау планлаштырыла», – дип сөйләде комитет рәисе.

Шәһәрнең тарихи өлешендә Иске Татар бистәсендә Юныс мәйданын реконструкцияләү бара. Беренче чират кысаларында брусчатка, агач настил һәм сукмак өчен плитәләрне җәю, шулай ук Фатыйх Кәрим урамы ягыннан тротуарны киңәйтү эшләре бара.

Быел җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча иң мөһим проектларның берсе – Салават Күпере торак районында 6 га мәйданлы беренче парк төзелеше. И.Сәлахетдинов билгеләп үткәнчә, бу атнада эшчеләр кече архитектура формаларны, балалар һәм спорт җиһазларын монтажлауга керешәчәк. «Эшләр узган көздә ачылган паркның беренче чираты территориясендә дә башкарылачак. Шуңа күрә халыкның иминлеге өчен бүгенге көннән паркка керү тулысынча ябык», – дип хәбәр итте ул.

Җәмәгать киңлеген төзү барышында сулыкны төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, биредә Аккош күлләре системасын экореабилитацияләгәндә кулланылган технология белән охшаш технология кулланыла. Су төбенә геотекстиль һәм геомембранның берничә катламыннан торган гидроизоляция экраны салына, 10 сантиметрлы ком катламы җәелә, ә сулык контуры буенча габионнар урнаштырыла. Аннары су  тутырылачак, дип аңлатты И.Сәлахетдинов.

Парин урамындагы скверда һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясында ремонт эшләре дәвам итә, алар 2015-2016 елларда төзекләндерелгән булган. Хәзер җәмәгать киңлекләрендә җәяүлеләр юлларын ремонтлау бара, шулай ук тузган җиһазлар алмаштырылачак.

И.Сәлахетдинов төзелеш эшләре бара торган паркларга һәм скверларга керү юлы ябык, әмма шәһәр халкы балалар белән төзелеш мәйданчыклары территориясендә йөрүләрен дәвам итә, дип билгеләп үтте. «Төзелеш – уеннар өчен урын түгел, бу сәламәтлек һәм тормыш өчен куркыныч булырга мөмкин», – дип йомгаклады ул һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә чакырды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 01.08.2022
Видеорепортаж
01.08.2022 13:58
Казанда 9 җәмәгать киңлегендә төзекләндерү эшләре бара
Барлык яңалыклар