Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.06.2022, 10:02

Метрополитенның икенче линия станцияләре интерьерларының иң яхшы концепциясе конкурсына 18 команда гариза бирде

Гаризалар кабул итү 5 нче июньдә тәмамлана.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь). Казан һәм Мәскәүдән 18 команда метрополитенның икенче линиясендәге дүрт станция («ТАССРның 100 еллыгы», «Академия», «Зилант» һәм «Тулпар») интерьерларының иң яхшы концепциясе бөтенроссия конкурсында катнашырга теләк белдерде.

Конкурсантлар арасында шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр һәм төрле эш тәҗрибәсе булган оешмалар бар – әлеге өлкәдә беренче адымнарын ясаучылардан башлап профессионалларга кадәр. «Конкурсны уздыру вакыты кыска булуга карамастан, заявка кампаниясе актив уза. Архитектура командалары ягыннан зур кызыксыну күрәбез», – дип сөйләде Шәһәрнең үсеш институты директоры Роман Повышев.

Р.Повышев сүзләренә караганда, конкурсның үзенчәлеге шунда – интерьерлар концепцияләре станция исемнәре белән бәйле булырга тиеш. «Конкурс югары профессиональ планка бирә. Без станцияләрнең гадәти интерьерларыннан котылырга һәм тормышка ашырырга теләгән проектларны күрергә телибез», – дип ассызыклады институт директоры.

«Конкурс югары профессиональ планка бирә»
Роман Повышев
Шәһәрнең үсеш институты директоры
Эшләр 5 нче июньгә кадәр юридик затлардан, шәхси эшмәкәрләрдән һәм үзмәшгульләрдән кабул ителә. Конкурсантлар проектлау өчен станцияләр санын сайлый ала. Сылтама буенча анкетаны тутырырга һәм үз проектыңны җибәрергә мөмкин.

Эшләрне бәяләүнең төп критерийлары – уңайлылык һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәү, станцияләр киңлеген оптималь куллану, интерьерның тирә-як мохит контексты белән гармонияле ярашуы, навигация урнаштыру урыннарын исәпкә алып, заманча технологияләр куллану. Тулырак таләпләр һәм шартлар белән конкурсның төп параметрлары турындагы нигезләмәдә һәм документта танышырга мөмкин.

Жюри составына Казан Мэры, шәһәрнең баш архитекторы, башкарма хакимият органнары, Казан метрополитены, профессиональ архитектура берләшмәсе вәкилләре керәчәк.

Жюри утырышында һәр станциянең иң яхшы концепциясе авторы сайланачак. Җиңүчеләр 125 мең сум күләмендә бүләк алачак һәм проект-төзелеш эшләрен алып бару өчен контракт төзи алачак.

Исегезгә төшерәбез, Казан метрополитены станцияләре интерьерларының иң яхшы концепциясенә ачык бөтенроссия конкурсын Казан шәһәренең үсеш институты үткәрә. Заявка кампаниясе 2 нче майда старт алды.

Барлык яңалыклар