Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2023, 10:28

Күн мозаикасы остасы Наилә Кумысникованың эшләре «Хәзинә» галереясында тәкъдим ителәчәк

Күргәзмә 23 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Екатерина Красуцкая

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы март). 29 нчы мартта ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенә тәкъдим ителә торган күн мозаикасы остасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык рәссамы Наилә Кумысникова күргәзмәсе ачылачак.

Экспозициягә күн мозаика техникасында башкарылган декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре кертелгән: Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмаларыннан, «Казан Кремле» музей-тыюлыгыннан һәм шәхси коллекцияләрдән панно, читекләр, сумка, костюмнар.

Наилә Кумысникова шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Әлмәт татар драма театрында, «Экипаж» Казан эксперименталь театрында, Татар яшьләр театрындагы һ.б. спектакльләр өчен декорацияләр һәм костюмнар авторы булып тора.

1995 елда рәссам Татарстанда беренче «Булгари» халык һөнәрләре иҗади остаханәсен ача. Оста аяк киеме ясауның борынгы технологияләрен, аның үрнәкләре семантикасын, орнаменталь композициясен җентекләп өйрәнә. Наилә Кумысникова татар бизәкле җөйсез итекләр, озын кунычлы ир-ат читекләре, күп төсле җепләрдән торган җөй технологиясен торгызган.

Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачыла, ачылуга керү ирекле, калган көннәрдә – билетлар буенча. Экспозицияне 23 нче апрельгә кадәр карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар