Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.09.2022, 15:08

Казанда танылган төрек рәссамы Ялчын Гекчебаг эшләрен тәкъдим итәчәкләр

«Хәзинә» галереясындагы күргәзмә аның Россиядә беренче шәхси экспозициясе булачак.

Фото: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче сентябрь). Казанда күренекле төрек рәссамы Ялчын Гекчебаг күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә авторның башлангыч иҗаты елларындагы (1970 нче еллардан башлап) әсәрләре күрсәтеләчәк.

Рәссамның шәхси күргәзмәләре Төркиянең төрле шәһәрләрендә, шулай ук Лондон, Скопье, Париж, Дамаск, Эйндховен һәм дөньяның башка шәһәрләрендә узган. Авторның Казанның «Хәзинә» галереясында узачак күргәзмәсе Татарстан башкаласында гына түгел, Россиядә беренче шәхси экспозициясе булачак.

Рәссам барлыгы 70 кә якын күргәзмә үткәргән, шуларның 17 се – чит илләрдә. Төрле коллектив сәнгать проектларында катнаша, аның эшләре Төркиянең һәм чит илләрнең күп музейларында һәм коллекцияләрендә, шул исәптән Төркия Тышкы эшләр министрлыгында да күрсәтелә.

Үз эшләрен табигать симфониясе дип аңлатучы Гекчебаг картиналарында төс башка элементлардан өстенлек итә, ә пумала белән башкарылган нәзакәтле эш – төс өстеннән. «Минем рәсем сәнгате буйлап сәяхәтем 64 ел дәвам итә. Киндердә майлы буяулар белән якынча 3500-4000 картина иҗат иттем», - ди рәссам. Ялчын Гекчебаг Анкарадагы Armoni галереясында һәм Истанбулдагы остаханәсендә эшләвен дәвам итә.

Күргәзмә 22 нче сентябрьдә 16.00 сәгатьтә ачыла. Ул Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы тарафыннан ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее белән берлектә оештырылган, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар