Очрашуны Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров үткәрде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 186-нчы номерлы «Перспектива» лицеенда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре киңәшмәсе узды. Очрашуны Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров үткәрде.
Чарада ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова, шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Казан Мэрының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев һәм башкалар катнашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Гафаров мәктәпкәчә белем бирүне үстерүнең стратегик максатлары һәм бурычлары турында искә төшерде, алар арасында – балаларның иминлеген тәэмин итү, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү һәм законнар нормаларын үтәү.
Үз чиратында Наталья Гречанникова билгеләп үткәнчә, белем бирү учреждениеләрендә тикшерүләр вакытында күзәтчелек департаменты уңайлы мохит булдыру, учреждение сайтын алып бару һәм лицензияләү белән бәйле типик хокук бозуларны ачыклый.
Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен әлеге хаталарга җитди карарга һәм аларны бетерү буенча тиешле чаралар күрергә чакырды. Ул шулай ук мәгариф учреждениесе сайтында 2019 елда 28-нче февральгә кадәр бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү һәм тоту турында хисап урнаштырырга кирәклеген искәртте. «Бюджеттан тыш чаралар һәм аларны тоту буенча барысы да ачык һәм үтәкүренмәле булырга тиеш», – дип ассызыклады И.Ризванов.
Киңәшмәдә шулай ук кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыручыларны профилактикалау чаралары турында да фикер алыштылар. Мәгариф идарәсе башлыгы шәһәрдә кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар санының эпидемик чигеннән артып китүен искәртте. «Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдиме буенча балалар белән массакүләм чаралар үткәрү чикләнгән, биналарда температура режимын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә, һава тирәлеген зарарсызландырырга кирәк», – диде Ирек Ризванов.
Шулай ук киңәшмәдә күп функцияле үзәк эшчәнлегенең беренче нәтиҗәләрен ясадылар, биредә 1-нче декабрьдән балалар бакчаларына урнаштыру мәсьәләсе буенча казанлыларны кабул итә башладылар. Бүгенге көндә белгечләр 5 меңгә якын гариза эшкәрткән.
Моннан тыш, киңәшмәдә ришвәтчелеккә каршы тору, янгын куркынычсызлыгы һәм башка мәсьәләләр каралды.