Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2025, 11:16

«Горводзеленхоз» хезмәткәрләре 95 һәйкәлне тәртипкә китерәчәк

Бүген шәһәр хезмәтләре җәйге тоту режимына күчте: ул 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк

Казанда язгы чистартуның актив фазасы дәвам итә. «Горводзеленхоз» МУП белгечләре 95 һәйкәл, скульптура һәм мемориалны юарга тотынды: кыш буена тузан катламнары җыелды, кошлар да аларны игътибарсыз калдырмады.

Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, Николай Лобачевский һәм Александр Вишневский бюстлары, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Гавриил Державин, Бакый Урманче һәм Рудольф Нуриев һәйкәлләре тәртипкә китерелгән инде. Дәрвишләр бистәсендәге Бөек Ватан сугышы геройларына мемориал, Искра урамындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл, Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүдә катнашучыларга һәйкәл, шулай ук Совет мәйданындагы бер чакрым багана чисталык белән балкый.

Бүген шәһәр хезмәтләре 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк җәйге тәртипкә күчәләр. «Горводзеленхоз»ның планнарында – чүп җыю, юлларны һәм тротуарларны юу, коймаларны һәм кече архитектура җиһазларын чистарту, шулай ук агачлар утырту һәм минераль ашламалар кертү буенча актив эш алып бару. Хәзер шәһәрдә тотрыклы җылы һава торышы урнашкан, бу хезмәтләргә планлаштырылган режимда эшләргә мөмкинлек бирә.
Барлык яңалыклар