Лагерьларны ачу чикләү чараларын бетерүнең алдагы этабында мөмкин булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль, Алинә Бережная). Казанда мәктәп яны лагерьлары яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең киләсе этабында гына эшли башлаячак. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетының аппарат киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
«Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте киңәшләре буенча, Covid-19 таралу куркынычы саклану шартларында балалар ялын һәм сәламәтлекләрен нынытуны оештыру чикләү чараларын бетерүнең киләсе этабында гына мөмкин», - диде Ирек Ризванов. Шуңа күрә балаларның көндезге лагерьлары ачылу көзге-кышкы чорга күчерелде.
Кече һәм урта звено укучылары өчен альтернатива сыйфатында «Күңелле каникуллар» онлайн-сменасы эшли. Чаралар исемлегенә берничә юнәлеш керә: сәламәтлек, белем һәм күнекмәләр, психолог белән аралашу. «Күңелле каникуллар» онлайн-лагере сменасына балалар Мәгариф идарәсенең электрон платформасында кушыла алачак.