В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта станциягә килгән чүпнең 10 процентка якыны икенчел эшкәртү өчен җибәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель, Алсу Сафина). Калдыклар белән эш итү буенча эшче төркем әгъзалары һәм шәһәр һәм республика массакүләм матбугат чаралары вәкилләре бүген Васильченко урамында урнашкан чүпне күчереп төяү станциясендә булды. Алар шәһәрдә каты көнкүреш калдыкларын аеру ничек оештырылуы белән таныша алдылар, станциягә килгән барлык чүпнең 10 процентка якыны гына икенчел эшкәртү өчен җибәрелгәнен белделәр. Төп сәбәп – илдә эшкәртү производствосының начар үскән булуы. Эшмәкәрләрнең әлеге өлкә белән кызыксынуларын шәһәр күләмендә генә түгел, хәтта дәүләт күләмендә дә зур эш башкарып кына арттырып була.
Комплекс эксплуатациягә 2008 елда кертелә. Испания җайланмалары урнаштырылган станциягә каты көнкүреш калдыкларының яртысына якыны китерелә – ул Яңа Савин, Авиатөзелеш, Киров һәм Мәскәү районнарына хезмәт күрсәтә.
Чүпне күчереп төяү станциясенең егәрлеге – тәүлегенә 500 тонна. Хәзерге вакытта бер линия эшли, ул тәүлегенә 200 тонна чүп кабул итә. Тиздән икенче линия ачарга планлаштырыла – бу 400-500 тонна кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Эшкәртергә тапшырылмаган чүп “Восточный” полигонына җибәрелә.
Эксплуатацияләү буенча директор Евгений Туз аңлатканча, кабул ителгән чүпнең якынча 60 процентын икенче тапкыр гомумән эшкәртеп булмый – бу органика һәм эре габаритлы калдыклар. Калган 40 процентның 10 проценты коммерцияле кыйммәткә ия. Ул аерылып прессланганнан соң, әзер чимал булып эшкәртүче оешмаларга җибәрелә. Бүгенге көндә оешмаларда чүп 10-15 фракциягә аерыла – картон, ПЭТ-шешәләр, полиэтиленның барлык төрләре диярлек, пыяла, кәгазь, чүпрәк-чапрак, металл һ.б.
Эшкәртү өлкәсендә катнашучылар саны аз булу аның эшмәкәрләр өчен керемле булмавы белән аңлатыла. “Икенчел чималдан эшләнгән продукция беренчел чималдан эшләнгәненә караганда ике тапкыр кыйбатрак була, мондый продукциягә ихтыяҗ булмаячак”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин. Ул өстәгәнчә, бу өлкәдә дәүләт дәрәҗәсендә субсидияләү һәм башка чаралар кертергә кирәк.
Эксплуатацияләү буенча директор сүзләре буенча, станцияләр чүпне селектив җыю ягында – бу предприятие чыгымнарын киметәчәк. “Беренче этапта дуаль җыю, ягъни коры һәм юеш чүпне аерып җыюны кертергә кирәк. Мәсәлән, картон җыйсак, ә ул юешләнгән булса, аны сата алмаячакбыз”, - дип билгеләп үтте Евгений Туз.
Искәндәр Гыйниятуллин җитәкчелегендәге эшче төркем эшкәртү өлкәсе үсешенең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Чүпне аерып җыю өчен контейнерларны урнаштыруны җирле дәрәҗәдә дә хәл итеп булса, эшкәртү мәсьәләсе инде глобаль булып тора.
“Бурычыбыз – калдыклар мәсьәләсен хәл итү. Моның өчен чүпне аерып җыярга өйрәнергә, эшкәртү өчен шартлар булдырырга кирәк”, - диде Искәндәр Гыйниятуллин. Бүгенге көндә эшмәкәрләр ПЭТ-шешәләр белән яхшы эш итәләр, 2019 елда Яшел Үзән индустриаль паркында пыяла эшкәртү буенча завод барлыкка киләчәк.
ТКХ комитеты рәисе сүзләре буенча, бу юнәлештә бергәләшеп хәрәкәт итәргә кирәк. Ул республиканың эшче төркеме өчен эшкәртү өлкәсе үсеше буенча сораулар исемлеге, тиешле программа булдырырга һәм бу өлкәдә эшләргә теләүче эшмәкәрләргә булышлык итәргә.