Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.02.2018, 12:31

Р.Миңнеханов Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сильви Берманн белән очрашты

Чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сильви Берманн ханым белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Чарада шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. катнашты.

Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанның Франциянең Россиядәге илчелеге белән багланышлар көйләнгән. "Без Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Франция хезмәттәшлеге үсешенә зур игътибар бирәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, ул Парижда 2016 ел ахырында булган. Татарстан делегациясе визиты кысаларында Татарстан-Франция эшлекле форумы оештырылган иде, Татарстан мәдәният вәкилләре концерты узды, Франция Сенаты Рәисе Жерар Ларше, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм башкалар белән очрашулар узды.

Шулай ук 2017 елда Казанда Париж мэры Анн Идальго булды, ә Парижда татар халык бәйрәме Сабантуй узды, 2017 ел декабрь аенда Овернь-Рона-Альплар төбәге делегациясе Татарстанда булды.

"Республикабызның Франция бизнесы белән багланышларда тәҗрибәсе зур, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без Франция төбәкләре белән дә хезмәттәшлек итәбез: Прованс-Альплар-Лазур Яры, Овернь Рона-Альплар һәм башкалар. Инде 25 ел тирәсе Парижда Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли. Казанда актив рәвештә "Альянс-Фрасез" коммерцияле булмаган оешма мәдәни-агарту эшчәнлеген алып бара.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов республика икътисады, гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.

Без үзара файдалы хезмәттәшлеккә әзер, диде Татарстан Президенты Сильвия Берманнга. 2017 елның 9 ае нәтиҗәсе буенча Татарстан белән Франция арасында товар әйләнеше күләме үскән, динамика сизелерлек һәм кризиска кадәр күрсәткечләргә җиткереп була.

Искәртергә кирәк, Сильви Берманн Казанга танышу-эш сәфәре буенча килгән (2018 елның 17-19 феврале). Сильви Берманнга Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы тәкъдим ителде. Ул шулай ук Казанның истәлекле урыннары – Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете һәм Благовещенск соборы белән танышты, “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Жак Превер коллажлары” күчмә күргәзмәсендә булды. Сильви Берманн Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе вазыйфасында 2017 елның 7 сентябреннән тора.

Барлык яңалыклар