Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.12.2021, 15:50

Р.Миңнеханов: «Татарстан һәм Сычуань пандемия чорында бер-берсенә битлек һәм саклык костюмнары белән йөкләр җибәреп торды»

Татарстан Республикасы белән Кытай провинциясе арасында кардәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру турындагы килешүгә кул куелуга 5 ел тулуга багышланган форум узды.

Фото: president.tatarstan.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә режимында Татарстан белән Кытай провинциясе Сычуань арасында кардәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру турындагы килешүгә кул куелуның 5 еллыгына багышланган форумда катнашты. Чарада Казан МБ башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова да катнашты.

Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Сычуань провинциясе арасында тыгыз элемтәләр урнашкан. Шул ук вакытта ТР Президенты уртак икътисадый проектларны гамәлгә ашыру өстендә интенсиврак эшләргә өндәде. «Дуслык һәм хезмәттәшлек бүгенге катлаулы заманда аеруча мөһим. Пандемия башланганнан бирле без үзара ярдәмләшеп яшәргә тырыштык. Бер-беребезгә битлек һәм яклау костюмнары белән йөкләр җибәрдек», – дип билгеләп үтте республика башлыгы сәламләү сүзләре барышында.

«Без Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлек советы кысаларында «Идел-Янцзы» форматында хезмәттәшлек итәбез. Шулай ук безнең төбәкләрнең муниципаль берәмлекләре арасында да элемтәләр саклана. Алты муниципальара меморандум имзаланды. Безнең башкалабыз – Казан һәм Чэнду – тугандаш. Бүген очрашуда ике шәһәр арасында килешү имзаланачак», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

Тулаем алганда, Р.Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Кытай белән актив хезмәттәшлек итә, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте. Әйтик, Пекинда республиканың сәүдә-икътисадый вәкиллеге, ә Казанда, үз чиратында, Кытайның Генераль консуллыгы эшли.

Фото: president.tatarstan.ru

ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин исеменнән Кытай ягын Евгения Лодвигова сәламләде. «Чэнду шәһәре Мэриясе белән без 2015 елдан актив хезмәттәшлек итәбез. Шушы вакыт эчендә бик күп визитлар булды, төрле өлкәләрдә ныклы элемтәләр җайга салынды. COVID-19-га бәйле пандемия шартларында безгә аралашуны виртуаль киңлеккә күчерергә туры килде, ләкин моннан аның нәтиҗәлелеге кимемәде», – дип мөрәҗәгать итте ул очрашуда катнашучыларга. Форсаттан файдаланып, Е.Лодвигова Чэнду Мэры Ван Фэнчао әфәндене Бөтендөнья акыллы, тотрыклы шәһәрләр оешмасы вице-президенты итеп сайлануы белән котлады.

Казан МБ башлыгы урынбасары шәһәрләрнең төрле юнәлешләр буенча – әйләнә-тирә мохитне саклау, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү һәм эшкәртү өлкәсендә тәҗрибә алмашынуы турында сөйләде. Аерым алганда, аның сүзләренә караганда, Казан зооботаника бакчасы һәм гигант пандалар үрчетү буенча тикшеренү үзәге җитәкчелеген «дуслаштырып» булган. Шулай ук Казанга Чэндуның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектларын саклау өлкәсендәге тәҗрибәсе кызыклы, тарихи шәһәрләр лигасында уртак эш алып барыла, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе.

Е.Лодвигова билгеләп үткәнчә, киләсе елда Чэнду Бөтендөнья җәйге универсиадасын кабул итәчәк һәм Казан зур ярышлар үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашырга, Чэнду коллегаларына Уеннарны әзерләүдә ярдәм күрсәтергә әзер.

Сычуань провинциясе губернаторы Хуан Цзян үз чиратында ассызыклаганча, соңгы 5 елда төбәкләр арасында эшлекле һәм рәсми делегацияләрнең үзара визитлары гамәлгә ашырылган, мәдәни алмашу оештырылган. Губернатор фән-мәгариф, югары технологияләр, икътисад һәм сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Сычуань һәм Татарстан, коронавирус пандемиясе кабынганнан соң, медицина чаралары белән ярдәм итеп, бер-берсенә булышкан.

Хуан Цзян дустанә элемтәләрне ныгыту буенча актив эшне дәвам итәргә: тәҗрибә алмашу өчен платформалар булдырырга, мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә, шулай ук сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлекне тирәнәйтергә тәкъдим итте.

Форум кысаларында Татарстан һәм Сычуань провинциясе арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды. Казан федераль университеты Кытай Көньяк-көнбатыш нефть университеты һәм Чэндудагы Икенче Пекин чит телләр институты каршындагы мәктәп белән хезмәттәшлек итү турында килеште.

Барлык яңалыклар