Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2019, 18:24

Р.Миңнеханов: "ТАССР 100 еллыгы - республиканың бөек кешеләре турында сөйләү өчен яхшы мөмкинлек"

ТР Президенты әлеге истәлекле датаны иң югары дәрәҗәдә бәйрәм итүне оештырырга кушты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль, Ксения Швецова). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елда ТАССР йөз еллык юбилеен бәйрәм итүне Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясе барышында иң югары дәрәҗәдә әзерләргә һәм уздырырга кушты.

"Республиканың йөзьеллыгы - Татарстан, Казан үсешенә өлеш керткән кешеләр турында күп еллар предприятиеләрдә эшләгән ветераннар турында сөйләү өчен яхшы мөмкинлек, – дип ассызыклады Р.Миңнеханов һәм бәйрәм чараларын оештыру мәсьәләләрендә Татарстан башкаласы башка шәһәрләр өчен үрнәк булырга тиеш, дип өстәде.

Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, республиканың 100 еллыгына багышланган чараларга әзерлек - бу елга төп бурычларның берсе. Шәһәрдә юбилейга багышланган чаралар башланды инде, алар ел буе дәвам итәчәк, шәһәр халкы һәм шәһәр кунаклары өчен бәйрәм кәефе тудырачак. "Без үзебезнең бай мәдәни мирасыбыз, Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури телен, толерантлык, дин тоту, Татарстанның барлык халыклары арасында дуслык һәм тынычлык саклавыбыз белән горурланабыз", - дип билгеләде Мэр.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда ТАССР оешуга 100 ел тула. Киләсе юбилейга республикада махсус тарихи сайт булдырылган. Анда Татарстан архивлары фондларыннан, шулай ук ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты һәм Татар энциклопедиясе институты фондларыннан фотосурәтләр һәм документлар белән танышырга мөмкин.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясе, 26.02.2019
Барлык яңалыклар