Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.02.2019, 08:00

Рөстәм Миңнеханов В.Путинны WorldSkills чемпионатын ачу тантанасына чакырды

Эшлекле очрашу барышында Татарстан Президенты дәүләт башлыгына республиканың социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре турында мәгълүмат бирде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). Кичә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды. Татарстан Президенты дәүләт башлыгына республиканың социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре турында мәгълүмат бирде, шулай ук аны WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык чемпионатын ачу тантанасында катнашырга чакырды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2018 ел нәтиҗәләре буенча төяп җибәрелгән сәнәгать продукциясе күләме 2,8 трлн сумнан артык тәшкил иткән, тулаем региональ продукт күләме 2,44 трлн сумга җиткән, төп капиталга инвестицияләр 660 млрд сумнан артып киткән. Тышкы сәүдә әйләнеше 19 млрд долларга кадәр арткан, республикада уртача хезмәт хакы 35 мең сумнан артып киткән. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,5% тәшкил итә.

РФ Президенты чималсыз экспорт өлешенең сизелерлек үсешен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада нефть эшкәртү секторы шактый үскән - елына 17 млн тоннага кадәр чимал. Киләчәктә әлеге күрсәткечне 23 млн тоннага җиткерү планлаштырыла. Шулай ук, Татарстан Президенты сүзләренчә, "КАМАЗ" заводы һәм авиация сәнәгате актив үсә.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Татарстанда 40 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла, шул исәптән балалар җәйге сәламәтләндерү лагерьларын модернизацияләү буенча яңа өч еллык программа старт алачак.

ТР Президенты шулай ук агымдагы елның августында Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачагын да билгеләп үтте. Чара 67 илдән 56 компетенциядә ярышучы 1,5 мең яшь белгечне җыячак. Ярышның төп мәйданчыгы "Казан Экспо" яңа күргәзмә үзәге булачак.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны чемпионатны ачу тантанасында катнашырга чакырды, шулай ук дәүләт башлыгын эшче белгечлекләр буенча декларация кабул итүгә ярдәм итүләрен сорады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Владимир Путин әлеге инициативаны хуплады. "Ышанам ки, эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты Казанда иң югары дәрәҗәдә узачак", - диде ул.

Барлык яңалыклар