Бу карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады республика башлыгы.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче февраль, Алена Мирошниченко). «Ачык Казан» системасы үзен яхшы яктан күрсәтте, әмма аңа шәһәрнең барлык идарәче компанияләре дә кушылырга тиеш. Бу хакта бүген шәһәр Ратушасында дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының V сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Бу карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады республика башлыгы һәм тиешле эшне оештырырга кушты.
Р.Миңнеханов «Ачык Казан»да 43 идарәче компания генә эшләвенә игътибар итте, бу аларның гомуми санының 67%-ын тәшкил итә. «Барысы да бу системада тулысынча теркәлергә тиеш. Кирәк булса, бу эшкә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгын, торак инспекциясен җәлеп итәргә мөмкин. Барлык кирәкле йөкләмәләрне без бирербез», – дип ышандырды республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына бер елда 3,5 мең мөрәҗәгать килгән, торак инспекциясенә– 8,5 мең, «Халык контроле» системасына – 4,7 мең гариза, һәм шикаятьләрнең төп темасы – торак-коммуналь хезмәт өлкәсендәге проблемалар. «Безгә моңа игътибар итәргә кирәк. Бигрәк тә бу ел коммуналь челтәрләрнең тузган булуын күрсәтте – җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләрендә шактый күп проблемалар теркәлгән иде. Бу очраклы түгел, чөнки инвестиция өлеше җитми – безгә тариф сәясәтен яңадан карарга кирәк. Әгәр дә без торгызу ремонты, модернизация белән шөгыльләнмәсәк, әлбәттә, бу тема һәрвакыт җитди булачак», – дип ассызыклады Р.Миңнеханов.