В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан рәисе Казан шәһәре Думасының VI сессиясендә башкаланың 2025 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясады
Марат Мөгыйнов фотосы
Санкцияләргә карамастан, Татарстан икътисады тотрыклылыгын саклап кала алган. Ел йомгаклары буенча тулай төбәк продукты 5,73 триллион сум дип бәяләнә (үсеш 102,9%), сәнәгать җитештерүе күләме 6,035 триллион сумга җиткән. Республика инвестиция климатының илкүләм рейтингында ныклы рәвештә икенче урында тора.
Әлеге күрсәткечләр буенча башкала аерым әһәмияткә ия. Биредә тулай төбәк продукты 1,89 триллион сумнан артып киткән, шәһәрнең сәнәгать җитештерүе күләме 926 миллиард сумны тәшкил итә, сәнәгать җитештерүе индексы – 103,6%.
«Казан – безнең икътисад үсешен тәэмин итә торган локомотивларның берсе. РФ субъектлары арасында мондый саннар күп түгел, бу бик җитди күрсәткеч», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Кече һәм урта эшмәкәрлек секторы республиканың тулай төбәк продуктының 24,3 процентын тәшкил итә. Казанда әлеге күрсәткеч шактый югары – кече һәм урта эшмәкәрлек, тулай төбәк продуктының 42,5 процентын формалаштырып, шәһәрдә икътисади үсеш буенча төп факторларның берсе булып кала. Татарстанның кече эшмәкәрлек өлкәсендә барлыгы 930 мең кеше эшли.
Салым законнарындагы үзгәрешләрнең гамәлгә керүен шәрехләп, Рөстәм Миңнеханов аларны мәҗбүри чара дип атады.
«Кече һәм урта эшмәкәрлектә ирешелгән үсеш темпларын һәм ярдәм чараларын саклап калу мөһим. 1 гыйнвардан салым системасына, шул исәптән өстәмә бәягә салым һәм салым салуның гадиләштерелгән системасына төзәтмәләр кертү буенча карарлар гамәлгә керде. Аңлашыла ки, бу бик яхшы хәбәр түгел, әмма без ярты дөнья белән диярлек сугыш хәлендә торабыз. Махсус хәрби операция өстәмә керем чыганаклары таләп итә. Бу аңлы һәм кирәкле карар», - дип ассызыклый төбәк җитәкчесе», - диде Татарстан рәисе.
Нотыкның шактый өлешен республика рәисе татарстанлыларның махсус хәрби операциядә катнашуына багышлады. Әлеге операция башланганнан бирле Татарстанда туган 17 кеше Россия Герое исеменә лаек булган, меңләгән сугышчы Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Рөстәм Миңнеханов фронтка ярдәм иткән хәрбиләргә, волонтерларга һәм эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде.
«Батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен барлык сугышчыларыбызга чын күңелдән тагын бер тапкыр рәхмәтемне җиткерәм. Өйләренә тизрәк исән-сау кайтуларын һәм, әлбәттә, җиңү белән кайтуларын телим. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – безнең төп бурычыбыз. Казан шәһәре балаларга, гаиләләргә һәм сугыш кырыннан әйләнеп кайтканнарга ярдәм итү өлкәсендә зур эш башкара, - дип билгеләп үтте республика башлыгы. – Һәм, әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга, Ватанны саклаучыларның гаиләләренә даими ярдәм күрсәтүләре өчен шәһәр предприятиеләренә, бизнес-бергәлек вәкилләренә, депутатлар корпусына, волонтерлар хәрәкәтенә һәм битараф булмаган барлык халыкка игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерәм».
Вәзгыять катлаулы булуга карамастан, республика барлык программаларны да саклап кала алган. Медицина объектлары төзелешенә 2 миллиард сумнан артык акча, тагын 2,1 миллиард сум капиталь төзекләндерү эшләренә бүлеп бирелгән.
Рәис билгеләп үткәнчә, республика үлем дәрәҗәсе түбән булган төбәкләр рәтенә керә, әмма демография күренеше канәгатьләнерлек түгел. Ун ел эчендә күпбалалы гаиләләр саны ике тапкырга арткан, әмма туучылар санының кимүе өстәмә ярдәм чараларын һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруны таләп итә.
«Башкалада әлегә хәлләр уңай, ләкин мактанырлык түгел. Бу юнәлешкә аерым игътибар бирергә кирәк. Туучылар санын стимуллаштыру, гаиләләргә ярдәм итү, предприятиеләрдә ярдәм итүнең корпоратив программаларын гамәлгә кертү – бу безнең уртак эшебез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Мәгариф өлкәсендә ул мәктәпләрдә тәрбия эшен көчәйтү һәм укучыларның иминлеген тәэмин итү кирәклеген ассызыклады.
«Башкалабыз бик җитди нәтиҗәләр күрсәтә, күп кенә төбәкләрне узып китә. Безнең көчле педагогик базабыз, яхшы коллективларыбыз бар. Ләкин мәктәп – белем бирү җирлеге генә түгел, ул тәрбия бирү мәйданчыгы да. Без кайсыдыр бер мизгелдә бу юнәлештә игътибарны киметтек, - дип шәрехләде рәис. Фаҗигале вакыйгалар, күңелсез очраклар килеп чыкты. Мәктәп директоры вәзгыятьне контрольдә тотарга тиеш. Бу сак мәсьәләсе генә түгел – бу мәктәп җитәкчелеге, сыйныф җитәкчеләренең җаваплылыгы, гадәти тәртип тәэмин ителергә тиеш».
Республика башлыгы сүзләренчә, бүген Казан дөньякүләм дәрәҗәдә әһәмиятле спорт, сәяси һәм икътисади вакыйгалар уздыру өчен алдынгы мәйданчыкларның берсе булып тора. «Без башкалабызның илнең генә түгел, гомумән, Европаның иң яхшы шәһәрләре исәбенә керүе белән горурланабыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласына әйләнүе 2026 елның төп мәдәни вакыйгасы булачак. Тиешле карар Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләренең мәдәният министрлары катнашында узган 13 нче конференциясендә кабул ителгән.
Бу уңайдан рәсми тантаналар май аена билгеләнгән. Алар халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумы кысаларында узачак.
«Санкцияләргә карамастан, халыкара бергәлек Казанның әһәмиятен таный. Ирешелгән уңышлар – берничә буын татарстанлыларның тырыш хезмәте, шәһәр хакимияте һәм барлык дәрәҗәдәге гавами идарә органнарының бердәм эше нәтиҗәсе», - дип билгеләп үтте Татарстан рәисе.
Рөстәм Миңнеханов Россия президенты Владимир Путинга һәм хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинга Татарстан проектларына һәрьяклап ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Рәиснең чыгышында республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиев эшчәнлегенә аерым игътибар бирелде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул салган нигез нәкъ менә төп социаль программаларны уңышлы гамәлгә ашырырга ярдәм иткән. Хәзерге вакытта Казанның тышкы күренешен үзгәртергә мөмкинлек биргән, тузган торакны бетерү һәм социаль ипотека системасын үстерү программалары буенча республиканың беренче президенты тарафыннан зур эш башкарылган.
Татарстан рәисе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында искә төшерде һәм республика данын федераль дәрәҗәдә лаеклы яклау мөһимлеген ассызыклады. Ул шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан чараларның һәм татар эшлеклеләренең юбилей даталарын да кертеп, эре мәдәни вакыйгаларга әзерләнү әһәмиятен билгеләп үтте.
«Бу ел – бик җаваплы һәм катлаулы ел. Без җитди икътисади сынаулар алдында торабыз – ставкалар югары, автомобиль, нефть, нефть химиясе тармакларында базар югалтулары, санкцияләр. Шул ук вакытта без Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашырга тиеш. Казан әлеге юнәлештә әһәмиятле роль уйный, һәм безгә республиканың ил парламентында лаеклы вәкиллеген тәэмин итү мөһим. Әлеге мәсьәләләрне шәһәр дәрәҗәсендә җентекләп карарга кирәк», - дип билгеләп үтте төбәк башлыгы.
Чыгышын тәмамлап, рәис башкарган эшләре өчен Казан мэрына һәм шәһәр командасына рәхмәт белдерде. Татарстан башкаласының бөтен дөнья татарларын җәлеп итү үзәге һәм илнең терәк төбәкләренең берсе булуын ассызыклады.
«Чыгышымны тәмамлап, башкарылган әһәмиятле эшләре өчен шәһәр җитәкчелегенә, депутатлар корпусына, башкала активына рәхмәт белдерәсем килә. Казан – ул республика башкаласы булу белән бергә, дөнья буйлап таралган татарларның үзәге дә. Бу, әлбәттә, зур җаваплылык. Биредә ихтыяҗ зур булган проектлар гамәлгә ашырыла, мәдәниятебез үсә, үзенчәлегебез саклана – башкалабызда православие йортлары, мәчетләр эшли. Иң мөһиме – тынычлык һәм татулык», - дип чыгышын тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.