Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.01.2019, 17:09

Р.Миңнеханов: "Яшьләр белән эшләү өчен фокус кирәк"

"Мәскәү" мәдәният үзәгендә Россия Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчесе, Казан Мэры һәм башкалар катнашында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясе утырышы узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). Бүген Казанда "Мәскәү" мәдәният үзәгендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе Александр Бугаев һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының ничек оештырылуын искә төшерде. "Без министрлык төзү турында карар кабул иттек. Хәер, моңа кадәр бу темага берничә тапкыр килсәк тә, монда тармак принцибы түгел кебек тоелды. Фокуста - яшьләр. Әмма мин безнең карар дөрес һәм безгә хәлне үзгәртергә, бу темага күбрәк игътибар бирергә кирәк дип ышанам!" – дип белдерде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренә караганда, күп очракта яшьләр мәсьәләсе түгел. "Без, хакимият, эшләп бетермибез. Безнең муниципалитетлар эшләп бетерми, безнең югары уку йортлары эшләп бетерми. Барысы да яшьләр китә һәм кире кайтмый, дип зарлана, әмма яшьләр белән берәү дә сөйләшмәгән, аларга бернинди перспектива да тәкъдим итмәгән, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Хәтта муниципалитетлар дәрәҗәсендә дә яшьләр белән эшләү буенча мондый структуралар юк икән, нәтиҗәләр дә көтә алмыйбыз".

Республика башлыгы искәрткәнчә, быел Татарстанда 40-лап социаль программа гамәлгә ашырыла. "Һәр торак пунктта да без яшәү өчен уңайлы мохит булдыру кысаларында нидер эшләргә тырышабыз. Әмма әгәр анда карьера үсеше өчен, бизнес белән шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр булмаса, әлбәттә, яшьләр китә, – дип ышанып әйтте Татарстан Республикасы Президенты. - Беләсезме, хәзер яшьләр шундый, диләр. Без яшь чакта да безнең турыда шулай сөйләделәр. Барысы да яхшы. Бездән соң да шулай сөйләячәкләр. Яшьләр белән эшләү өчен фокус кирәк. Конкрет әйберләр эшләргә кирәк. Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге стратегиясендә иң мөһиме - кеше капиталы. Ә кеше капиталы нәрсә ул? Бу безнең яшьләр".

Үзенең чыгышында ул шулай ук җәйге сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау һәм төзү, яшьләр белән эшләү өчен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен дә кузгатты һәм ТР Финанс министрлыгына яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләячәк белгечләргә хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен карарга кушты.

Тулаем алганда, Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән эшләү буенча белгечләргә "тынычланмаска" һәм ирешкән уңышлары турында сөйләп кенә калмыйча, булган проблемаларны да күтәрүләрен теләде.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов чыгыш ясады. "Шул ук темплар белән лидерлар булып калу һәм үсү өчен безгә заманча чакыруларга һәм яшьләрнең актуаль таләпләренә туры килергә кирәк", - дип белдерде ул һәм бүгенге көндә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы формалаштыру процессы тәмамлануын билгеләп үтте. Ведомство 2018 елда яшьләр сәясәте өлкәсендә республика бюджеты программаларын гамәлгә ашыру һәм үтәлеше буенча барлык йөкләмәләрне дә үти алды.

Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, яңа ведомство стратегиясенең төп принцибы – "Яшьләр өчен яшьләрсез бернәрсә дә юк". Ул министрлыкның миссиясе – яшь кешеләрнең социаль, иҗади, һөнәри үсеше өчен мөмкинлекләр тудыру, дип билгеләп үтте. "Беренче чиратта без яшьләр сәясәте объектларына ревизия үткәрдек, – дип хәбәр итте Дамир Фәттахов. – Алар республикада 350-дән артык. Инфраструктура нәтиҗәлелеге объектларның ни дәрәҗәдә кирәк булуы белән бәяләнә. Бу – беренче чакыру - без эшләгәннәр яшьләргә кирәк булырга тиеш»"

Дамир Фәттахов коллегиядә хәбәр иткәнчә, 2018 елда Татарстан яшьләре 195 млн сумнан артык грант рәвешендә акча җәлеп иткән. "Яшьләр үсеше" грантлары конкурсы аеруча әһәмиятле булды, аның ярдәмендә Татарстаннан дистәләрчә яшь кеше 20 млн сумнан артык суммага авторлык проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм алды, дип ачыклык кертте министр.

Д.Фәттахов регионнан киткән яшьләр белән хезмәттәшлек мәсьәләсенә җентекләбрәк тукталды. Аның сүзләренә караганда, алар белән элемтәләрне саклау өчен хәзер дә концепция эшләнә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фоторепортаж
ТР Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән утырышы, 30.01.2019
Барлык яңалыклар