Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2026, 13:44

Р.Миңнеханов: «Без коммуналь инфраструктураны яңартуга юнәлдерелгән акчалар санын 10 тапкырга арттырдык»

Татарстан Республикасы башкаласында инженерлык челтәрләренең тузуы 70% ка җиткән

Фото: Марат Мөгыйнов

Казанга инженерлык коммуникацияләренең тузуы Татарстан башкаласы өчен төп проблемаларның берсе булып кала, дип ассызыклады шәһәр мэры Илсур Метшин бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының VI сессиясендә чыгыш ясаганда. Агымдагы елда «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе һәм Казэнерго муниципаль предприятиесенең республика программасында катнашуга 2 млрд сумлык гариза каралган һәм алдан хуплау алган.

«Казанда Татарстан халкының якынча өчтән бере яшәвен исәпкә алып, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Меңьеллык башкалабызның челтәрләрен яңарту планын – программа чараларының гомуми күләмнәрендә шәһәр өлеше белән чагыштырырлык пропорциядә – алга таба да сезнең тарафтан хуплануына өметләнәбез», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы Илсур Метшин.

2025 елда инженерлык челтәрләрен һәм бәйле объектларны яңартуга 6 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Әлеге сумманың 1,5 млрд сумы коммуналь инфраструктураны яңарту республика программасы буенча бүлеп бирелгән, 4,5 млрд сумы ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның кертем программалары хисабына тәэмин ителгән.

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, коммуналь челтәрләрнең искерүе башкала өчен җитди проблема булып кала: «Профильле министрлык мәгълүматлары буенча, узган ел шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык системасында 2 707 авария теркәлгән. Шуңа күрә коммуналь инфраструктураны финанслау күләмен 10 тапкырга арттырып, республикада яңарту программасын эшләтеп җибәрдек. Бу этап тәмамланганнан соң без ишегалларын яңартуга тагын да күбрәк акча юнәлтергә планлаштырабыз. Финанслашу өлешен саклап калу мәсьәләсенә килгәндә, без аны һичшиксез карарбыз», – дип билгеләп үтте ТР рәисе.
Барлык яңалыклар