Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.06.2022, 15:32

Р.Миңнеханов: «Телләр, традицияләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеге – Россиянең бәяләп бетергесез байлыгы»

Республика башлыгы педагогларны, мәдәният хезмәткәрләрен һәм җәмәгатьчелекне Рус теле көне белән котлады.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июнь). Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Рус теле көненә һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Президент Рөстәм Миңнеханов республика халкын, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне бәйрәм белән котлады.

Кунакларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, рус мәдәнияте байлыгын саклап калу һәм арттыру буенча кирәкле адымнар дәүләт программаларында чагылган. Әйтик, 16 ел инде «Татарстанда рус теле» программасы эшли.  Моннан тыш, ел саен дистәләгән рус этно-мәдәни проектлары гамәлгә ашырыла.

«Рус әдәбияты даһиеның сәнгати сүзгә, иҗат үсешенә, ә иң мөһиме – төрле милләт, дин вәкилләренең күп буынының рухи яңарышына йогынтысы бәяләп бетергесез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул Пушкин әсәрләрендә рус халкының матурлыгы һәм бөеклеге, рухи гадилеге һәм зирәклеге, мәрхәмәтлелеге һәм ихласлыгы ачык күренә, дип билгеләп үтте. «Барлык бу сыйфатларны без бүген дә сакларга тырышабыз», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада традицион рәвештә зурлап Каравон, Спас ярминкәсе, Алексеевск чаң тавышлары, Кузьминки бәйрәмнәре уздырыла. Фәнни һәм белем бирү чаралары үткәрелә, шул исәптән балалар өчен – Кирилл-Мефодий, Онегин, Аксаков укулары. «Пушкин-фест» кебек заманча рус мәдәнияте яшьләре фестивальләре оештырыла.

«Рухи мирасны саклау эшенә битараф булмаган һәм зур өлеш керткән барлык кешеләргә, беренче чиратта педагогларга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм җәмәгатьчелек вәкилләренә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, рус телен һәм рус мәдәниятен популярлаштыру темасы Россия халыкларының мәдәни мирас елында аеруча әһәмияткә ия. «Телләр, традицияләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеге – Россиянең бәяләп бетергесез байлыгы. «Безнең күп милләтле җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итүче барлык халыкларның рухи кыйммәтләрен һәм үзенчәлекләрен саклап калу мөмкинлегебез бар», - дип йомгаклады республика башлыгы.

Тантаналы чара азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды, дип хәбәр иттеләр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, бүген Р.Миңнеханов һәм И.Метшин ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашты һәм Казанда Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды.

Видеорепортаж

Фоторепортаж

Барлык яңалыклар