Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2019, 15:31

Р.Миңнеханов: «Казанда уза торган һәр халыкара зур проект - шәһәр һәм республика үсешенә өлеш кертү дигән сүз»

ТР башкаласында һөнәри осталык буенча 45-нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты старт ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август, Алена Мирошниченко). Казанда уза торган һәр халыкара вакыйга шәһәр һәм республика үсешенә өлеш кертә. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын ачу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә белдерде.

«Казан Экспо» күргәзмә комплексының медиаүзәгендә узган матбугат конференциясендә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, WorldSkills International президенты Саймон Бартли, «Яшь профессионаллар («ВорлдСкиллс Россия»)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов катнашты.

WorldSkills Kazan 2019 кебек масштаблы халыкара проект - Россия өчен әһәмиятле вакыйга, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. «Казанда уза торган һәр зур халыкара проект – шәһәр һәм республика үсешенә чираттагы өлеш кертү, – дип ассызыклады ул. – Бүгенге көндә Татарстанда башкарылган эшләр республикада тормышны тагын да уңайлы һәм кызыклы итү өчен юнәлдерелгән».

WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты Казанда 22-27-нче август көннәрендә узачак. 56 компетенция буенча үз осталыкларын дөньяның 63 иленнән 1300-дән артык катнашучы күрсәтәчәк.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова билгеләп үткәнчә, мондый төр ярышлар уздыру хуҗабикә-илгә зур җаваплылык йөкли. «Без биредә узган чемпионат башкалардан аерылып торсын өчен тырыштык», – дип ассызыклады ул. РФ Хөкүмәте Вице-премьеры мондый чемпионатлар уза торган һәр ил чараны яңа идеяләр белән баетырга тырыша, дип белдерде. Мәсәлән, Россия инициативасы буенча ярышларда беренче тапкыр 13 яшьтән өлкәнрәк (WorldSkills Juniors) мәктәп укучылары катнашачак. Шулай ук киләчәк һөнәрләре буенча да (FutureSkills) ярышлар узачак.

Моннан тыш, махсус һөнәри ярышлар уздыру өчен Татарстан башкаласында Россиядә иң эре «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы төзелгән, аның мәйданы - 269 мең кв.м. «Бу мондый төр чемпионатлар уздырылган иң зур мәйданчык», – дип өстәде Т.Голикова.

«Безнең экспертлар һәм белгечләр әзерлек эшләрен генә тәмамлап киләләр, әмма монда булуларыннан нинди канәгатьләнү кичерүләре турында сөйлиләр инде», - дип белдерде WorldSkills International президенты Саймон Бартли.

РФ Премьер-министры урынбасары сүзләренә караганда, чемпионат чараларында 250 мең кеше булыр дип көтелә. Ул ассызыклаганча, бу 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары саны белән чагыштырырлык. Катнашучыларга һәм кунакларга дөньяның 80 иленнән килгән 3500-дән артык волонтер ярдәм итәчәк.

«Казанда WorldSkills чемпионатының бер өлеше һәм мондый чаралар тарихы өчен иң зур эшлекле программа да булачак», - диде спикер.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук WorldSkills хәрәкәтенең эшче һөнәрләр үсешенә нәтиҗәле йогынтысын билгеләп үтте. «Бөтендөнья тәҗрибәсе, конкурсантларның осталыгы һәм иң яхшы технологияләр кирәкле һөнәрләргә игътибарны җәлеп итү, аларның популярлыгын арттыру мөмкинлеге бирүе куандыра», - диде ТР Президенты.

Татарстан Республикасында профильле мәгариф учреждениеләре базасында алдынгы эш бирүчеләр белән берлектә эшче кадрлар әзерләү буенча 37 ресурс үзәге булдырылган. 2020 елда аларның саны 41-гә җиткереләчәк. Бу оешмалар төбәкнең сәнәгать предприятиеләре өчен кадрлар резервын формалаштыруга җитди өлеш кертә.

Исегезгә төшерәбез, бүген «Казан Арена» стадионында WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын ачу тантанасы узачак. Кунакларны зур тамаша көтә, анда Россия эстрадасы йолдызлары, Казан һәм Татарстан иҗат коллективлары катнашачак. Моннан тыш, аны куюда өстәмә чынбарлык технологияләре дә җәлеп ителәчәк.

Теләгән һәркем тантананы туры эфирда карый алачак - 19.00 сәгатьтә трансляция «Россия-24» һәм ТНВ телеканалларында, шулай ук чемпионатның рәсми сайтында башлана.

Барлык яңалыклар