Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.07.2022, 09:56

Р.Миңнеханов һәм Р.Гафаров Корбан гаете намазында катнаштылар

Гыйбадәт кылу Казанның Галиев мәчетендә узды.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы июль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Галиев мәчетендә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты. Бәйрәм чарасында шулай ук РФ төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм башкалар бар иде.

Бәйрәм вәгазен мөселманнарга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов укыды. Ул бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре, корбан чалу йоласының тирән мәгънәсе турында сөйләде. Шулай ук хәзрәт быел Корбан бәйрәме Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан аеруча зур мәгънәгә ия, дип билгеләп үтте.

Вәгазь ахырында Галиев мәчетендә бәйрәм намазы укылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Казанда корбан чалу йоласы өч көн дәвамында – 9 нчы, 10 нчы һәм 11 июльдә моның өчен махсус билгеләнгән 17 урында узачак.

Шулай ук 10 нчы июль көнне Казанның Горький исемендәге паркында традицион «Корбан-фест» гаилә фестивале узачак. Быел ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Барлык яңалыклар