Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2020, 16:00

Р.Миңнеханов һәм М.Шәймиев Казанда беренче «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында булдылар

Республика башлыгы яңа белем бирү комплексында укучылар һәм укытучылар өчен тудырылган шартларны югары бәяләде.

Фото: president.tatarstan.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казанда беренче «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында булдылар.

Әлеге проект Россия Федерациясенең дәүләт белем бирү стандартлары һәм «Мәгариф» милли проекты бурычлары нигезендә рус, татар һәм инглиз телләрендә конкурентлыкка сәләтле белем бирүне тәэмин итүче заманча мәктәп моделе булырга тиеш.

Республикада шундый комплекслар челтәре ачу планлаштырыла. 2024 елга алар алтау булачак: икесе Казанда һәм берәр мәктәп - Чаллыда, Түбән Камада, Алабугада һәм Әлмәттә. Агымдагы елның беренче сентябрендә Казанда һәм Алабугада полилингваль мәктәпләр үз ишекләрен ачты.

Казанда белем бирү комплексы берничә бинадан тора. Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Бондаренко урамындагы полилингваль мәктәптә булдылар. Алар трансформацияләнә торган күпфункцияле аудиторияләрдә, проект лабораторияләрендә һәм остаханәләрендә, ашханәдә, спорт залында, бассейнда, балалар иҗаты өчен бүлмәләрдә һәм заманча технологияләр остаханәләрендә булдылар. Шулай ук мәктәп каршында якындагы җиде районнан тупланган балалар яши торган махсус төзелгән интернат ачылды.

Аннары Татарстан Президенты һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Бичурин урамындагы уку корпусында булды. Биредә мәгариф комплексы укытучылары һәм тармак ветераннары белән очрашу узды. Р.Миңнеханов педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул билгеләгәнчә, укытучы һөнәре - чын мәгънәсендә зур хезмәт һәм түземлелек таләп итә торган зур сәләт.

Республика башлыгы «Адымнар» яңа белем бирү комплексында укучылар һәм укытучылар өчен тудырылган шартларны югары бәяләде. Шул ук вакытта ул һәр мәктәптә иң мөһиме - укытучылар булуына игътибар итте. «Без бер ел эчендә теләсә нинди мәктәп төзи алабыз. Әмма коллективлар кайчак дистә еллар формалаша», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Аны М.Шәймиев та хуплады, укытучы - җирдә иң хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе, дип билгеләп үтте. «Укытучы» сүзен һәрвакыт зур хәрефтән язарга кирәк дип саныйм», - дип өстәде ул.

Ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Р.Миңнеханов аларны яшь белгечләргә ярдәм итәргә, тәҗрибә уртаклашырга чакырды: «Сез өлкән иптәшләр буларак ярдәмгә килергә, остазлар булырга тиеш».

Соңыннан Татарстан Президенты мәктәпләрдә коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм шәхси саклану чараларын куллану кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәртте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар