Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.06.2021, 17:09

Р.Миңнеханов һәм И.Метшин ФИНАның яңа президенты белән очрашты

Халыкара йөзү федерациясен Хөсәен Әл-Мусаллам җитәкли.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь) Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ФИНАның яңа президенты Хөсәен Әл-Мусаллам һәм оешманың гомерлек мактаулы президенты Хулио Маглионе белән очрашты. Киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин, ТР спорт министры Владимир Леонов, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов катнашты.

Хөсәен Әл-Мусаллам Халыкара йөзү федерациясен 5-нче июнь көнне җитәкләде, бу вазифада Хулио Маглионе иде. Татарстанга визит – Әл-Мусалламның яңа вазифада чит илгә беренче сәфәре.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән ФИНАны күптәнге дустанә элемтәләр бәйли. «Без федерация җитәкчелегенә республиканың абруйлы ФИНА гаиләсенә системалы тирән интеграциясе өчен рәхмәт белдерәбез. Казанда узачак зур халыкара турнирлар алдыннан билгеләп үтәсем килә, безнең бурыч – сезнең барлык өметләрегезне аклау. ФИНА белән үткәрелгән барлык чараларны да без иң югары дәрәҗәдә оештырырга тырыштык», – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Хулио Маглионега республика ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Дустыбыз Хулио Маглионе салган яхшы традицияләр ныгыр дип өметләнәбез. Маглионе әфәнде – республикабыз, шәхсән минем өчен якын кеше. Татарстан сезнең өчен һәрвакыт туган йортыгыз булачак, ә сез безнең өчен – якын дустыбыз», – диде ул.

Видеоязма буенча сөйләшүгә РФ спорт министры Олег Матыцин да кушылды. Ул Россиядә спорт үсешенә һәм йөзүне популярлаштыруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Министр ассызыклаганча, Татарстанның эре халыкара турнирларны оештыруда зур тәҗрибәсе тупланган. «Сезнең яңа статусыгызда беренче тапкыр чит илгә визитыгызның нәкъ менә Казанга булуы бик мөһим, Әл-Мусаллам әфәнде. Россиянең бөтен спорт гаиләсе исеменнән сезгә яңа вазифагызда уңышлар телим», – дип өстәде Олег Матыцин.

Хөсәен Әл-Мусаллам үз чиратында ФИНАның Татарстан белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятләве турында белдерде. «Сез – безнең партнер. Республика спортны үстерү өчен барысын да эшли. Безгә сезнең 2015 елда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыруыгыз ошады. Әлеге турнирдан соң сезнең зур мирасыгыз калды – бүген халык арасында кирәкле һәм күпсанлы ярышлар уза торган спорт объектлары. Шулай ук бүген без Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында булдык, анда уңышлы сөйләшүләр уздырдык, күпсанлы проектлар планлаштырдык. Тулаем алганда, мин Маглионе әфәнде башлаганны дәвам итәргә җыенам. Без бердәм команда буларак эшлибез, һәм мин аның стратегиясен дәвам итәчәкмен», – дип ассызыклады ФИНА президенты.

Хулио Маглионе чыгышында Казанның спорт шәһәре булуын ассызыклады. «Казанга беренче тапкыр килгәч, мин монда ФИНА тарихында иң яхшы чемпионат узачак дип уйлап та карамадым. Әмма турнир башланганчы шәһәрдә бик яхшы инфраструктура барлыкка килде, ул бүген эшләвен дәвам итә. Без монда үзебезне туган йортыбызда кебек хис итәбез, монда безнең дусларыбыз яши», – диде ул.

Татарстанда якындагы елларда ФИНА линиясе буенча берничә эре спорт чарасы планлаштырылган. Алар исәбендә – 2022 елда кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты һәм 2025 елда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Барлык яңалыклар