В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Сенегал Республикасының яшүсмерләр Олимпия уеннары буенча оештыру комитеты әгъзасы – бизнесмен Кәрим Арати белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Яклар спортны үстерү һәм популярлаштыру, спорт чараларына ярдәм мәсьәләләре буенча фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Дакарда 2026 елда җәйге яшүсмерләр Олимпия уеннары узачак.