Ямашев пр., 74, 76. һәм Әмирхан пр, 2а номерлы йортларда яшәүчеләр өчен РСФСР атказанган артисты Альберт Асадуллин чыгыш зур бүләк булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Алсу Сафина). Бүген Казанда Шәһәр көне төрле мәйданчыкларда бәйрәм ителә. Яңа Савин районында бәйрәм программасы Ямашев пр., 74, 76. һәм Әмирхан пр, 2а номерлы йортлар ишегалдында 10.00 сәгатьтә башланды. Биредә 1,6 меңнән артык казанлы яши. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин булдылар, ә әлеге йортларда яшәүчеләр өчен РСФСР атказанган артисты Альберт Асадуллин чыгыш зур бүләк булды.
Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге йортта капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Узган елда республика бюджетыннан бүленгән чараларга асфальт төзекләндерелде. “Уютный дом” идарә итүче компаниясе дә зур өлеш кертте, аның көче белән 2017 елда 11 мәйдначык төзелде.
Бүген ишегалдында берничә тематик мәйданчык оештырылган – картиналар һәм декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләре, төрле мастер-класслар. Спорт мәйданчыгында мини-футбол буенча иптәшлек матчы, шахмат буенча турнир һ.б. үтте.
Моннан кала, буккросинг (бушлай китаплар алмашу) оештырылган иде, ә биредә яшәүчеләр кунакларны үзләре үстергән җиләк-җимеш һәм яшелчә белән сыйладылар.
Кунаклар мәйданчыкларны карадылар, биредә яшәүчеләр белән аралаштылар.
Татарстан Президенты кешеләрне өч бәйрәм – ишегалды бәйрәме, Шәһәр көне һәм Республика көне белән котлады. “Шундый бәйрәмнәрне тормышыбызны уңайлы итүче шатлыклы вакыйгалар белән каршы алуыбыз бик күңелле. Бүген без яңартылган Тукай музеенда булдык, "Имәнлек" метро станциясен ачтык. Хәзер без сезгә кунакка килдек. Минем теләкләр – җыелыгыз, сөйләшегез, очрашыгыз һәм сезгә уңайлы һәм куркынычсыз булсын. Бу матурлыкны ясаган кешеләргә зур рәхмәт – бу могҗиза. Котлыйм сезне!", - диде Рөстәм Миңнеханов. Котлаулардан соң Татарстан Президенты ветеран Равил Зиннәтулла улы Гатиатуллинга Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды. Кунаклар өчен музыкаль бүләк булып РСФСР атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альберт Асадуллин чыгыш торды.
Бәйрәмдә шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов һ.б. катнаштылар.