Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.06.2020, 16:35

Р.Миңнеханов һәм И.Метшин Казандагы «Әкият» кафесының җәйге терассасында булып кайтты

Алар кафеда коронавирус инфекциясе таралуга каршы юнәлдерелгән санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән танышты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Казандагы «Әкият» кафесының җәйге терассасында булып кайтты. Алар кафеда коронавирус инфекциясе таралуга каршы юнәлдерелгән санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән таныштылар.

Искәртик, Татарстан Хөкүмәте 11-нче июньнән ресторан һәм кафеларга җәйге терассаларны ачарга рөхсәт итте.

«Әкият» кафесы Казанның җәяүле Бауман урамында урнашкан, ул совет заманнарыннан гаилә белән ял итү урыны буларак билгеле. 2020 елда кафега 50 ел тулды.

Рөстәм Миңнехановка верандада, дистанцияне исәпкә алып, кунакларны утырту турында сөйләделәр - бер өстәл янында ике олы кешедән дә артык булырга тиеш түгел.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, яңа шартларда кешеләргә хезмәт күрсәтүне дөрес оештыру гомумтуклану оешмалары өчен иң әһәмиятле бурыч.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, «Әкият» кафесы - буыннан-буынга эшкуарлык традицияләре күчү үрнәге. 50 ел буе кафеда җитәкчеләр Шәриповлар гаиләсе - Людмила Тимофеевна һәм Миңнулла Нурми улы. Хәзер алар эшен уллары Михаил һәм Максим дәвам итә.

Туңдырма кафе менюсында иң популяр булып кала. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ул кабып караган иң тәмле туңдырма «Әкият» кафесында. Бүген дә ул туңдырма белән сыйланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе - республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты рәисе Иван Гущин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, шәһәрнең баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Р.Миңнеханов һәм И.Метшин Казандагы «Әкият» кафесының җәйге терассасында булып кайтты
Барлык яңалыклар