Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.04.2022, 11:20

Р.Кузюров: «Республикада көн саен янгын торышына космик мониторинг уздырыла»

Татарстан урманнарында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен 416 кешедән һәм 338 берәмлек техникадан торган бригадалар формалаштырылган.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы апрель, Дмитрий Никитин). 25 нче апрельдән Татарстанда янгын куркынычы сезоны игълан ителде. Белгечләр урман фондын янгыннардан саклауга тулысынча әзерләнә – бүгенге көндә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 25 янгын станциясе һәм 14 инвентарь туплау пункты формалаштырылган. Шулай ук быел 2395 км дан артык янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салыначак һәм гомуми озынлыгы 4807 чакрымга сузылган гамәлдәге полосаларны тәртипкә китерәчәкләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

Әйтик, Татарстан территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы нигезендә, урман янгыннары формированиеләренең саны 416 кеше һәм 338 берәмлек техника тәшкил итә. Шулай ук республикада янгыннарга каршы көрәштә меңгә якын кеше һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең 368 берәмлек техникасы җәлеп ителәчәк. Моннан тыш, өстәмә рәвештә 1794 кеше һәм төрле оешмаларның 588 берәмлек техникасы җәлеп ителергә мөмкин.

Равил Кузюров барлык урман янгыннары станцияләре, инвентарь пунктлары тикшерелде, җир өсте патрульлеге маршрутлары расланды, махсус бригадалар һәм мобиль янгын сүндерү төркемнәре төзелде, дип билгеләп үтте. «Белгечләр авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә кар эрегәннән соң урман янындагы участокларны коры үләннән, урып-җыю, корыган һәм кискән агач калдыкларыннан арындырырга, яисә урманнарны янгынга каршы минераллаштырылган полоса яки башка киртәләр белән аерырга кирәклеге турында мәгълүмати хатлар җибәрде», – дип хәбәр итте министр.

Быел авиация мониторингы 1,2 млн гектар мәйданны колачлаячак, 269 очу сәгате планлаштырылган – бу 2021 елга караганда күбрәк. «Моннан тыш, көн саен янгын торышына космик мониторинг ясала», – дип хәбәр итте Р.Кузюров. Ул урманнарда ачык ут үрчетү, шулай ук үз җир кишәрлегендә дә, ачык территориядә дә коры үлән яндыру катгый тыела, дип искәртте. «Нәкъ менә бу гамәлләр эре янгыннарның төп сәбәпләренә әверелә», – дип өстәде ул.

Шулай итеп, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр штраф каралган, дип искәртте спикер. Кагыйдәләрне бозу урман янгынына һәм урманга зыян китерсә, җинаять эше кузгатыла.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен катгыйрак җәза бирелә: гражданнар өчен штраф күләме 4 меңнән 5 мең сумга кадәр арта, вазыйфаи затлар өчен – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 300 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Моннан тыш, 25 нче апрельдән, җылы һава торышы урнашканнан соң, Татарстанда урман культуралары сезоны башланачак. «Бу планлаштырылган сроктан 10 көнгә соңрак, чөнки республиканың кайбер районнарында әлегә кадәр кар ята», – дип билгеләп үтте министр.

Быел республикада 3619 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак. Шуның белән бергә, 2022 елда Татарстанда саклагыч урман утыртмалары 1838 гектар мәйданда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә барлыкка киләчәк. Бу максатлар өчен урман питомникларында 34 миллионнан артык агач һәм куак (25,5 млн ылыслы агач, 7,9 млн яфраклы агач һәм 700 мең куак) үстерелгән.

«Без республика халкын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә, табигатькә сакчыл булырга, урманда ял иткәннән соң, үзләре артыннан чүп-чар калдырмаска чакырабыз», – дип йомгаклады Р.Кузюров.

Барлык яңалыклар