Авиатөзелеш районының идарә итүче компаниясе Казан Мэры алдында пластик өчен контейнерлар урнаштыру, йортларны капиталь төзекләндерү буенча хисап тотты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь, Екатерина Виславская). Авиатөзелеш районының ТКХ идарә итүче компаниясенең эш нәтиҗәләре һәм планнары: чүп үткәргечләрдән контейнер мәйданчыкларына һәм пластик шешәләр өчен контейнерларга кадәр. Халыкның пластик җыюда ничек катнашуы һәм идарә итүче компаниянең йортларны капиталь төзекләндерү буенча планнары хакында Казан Мэры Илсур Метшинга 2015-2018 еллар өчен хисабы вакытында директор Рөстәм Галимов сөйләде.
Идарә итүче компаниянең хезмәт күрсәтү зонасында – 25 мең 670 фатирлы 336 йорт, аларда 64 мең 907 казанлы яши. Идарә итүче компания эшендә аерым игътибар калдыкларны җыюга бирелә. “Мин эшкә килгәндә, чүп үткәргече булган 38-гә якын йорт бар иде. Без моннан киттек, тулысынча контейнер мәйданчыкларына күчтек – бүген алар саны 110”, - дип хәбәр итте Р.Галимов.
20 адрес буенча контейнер мәйданчыкларында пластик шешәләр җыю өчен әрҗәләр куелган. Директор билгеләп үткәнчә, әлеге проектны казанлылар яхшы каршы алган. “Әлеге контейнерларда чит чүп күргәнем булмады. Алар пластик шешәләр белән тула, проект яхшы эшли”, - диде Рөстәм Галимов.
Калдыклар белән эш итү системасын җайлаудан тыш, йортларны капиталь төзекләндерү дә мөһим эш булып тора. Тулаем алганда, 43% йорт 1961-1985 елларда эксплуатациягә кертелгән, 32% - 1946-1960 елларда, тагын 14% - 1986-2000 еллар, 7% - 1932-1945 елларда, 4% - 2001-2012 елларда. 10 ел эчендә 150 йортта капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган, быел 49 йорт яңартылачак.
2017 елда идарә итүче компания тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен 1 млрд 151,7 млн сум күчерелгән. Быел, 1 июньгә китерелгән мәгълүматларга караганда, казанлылар идарә итүче компаниягә 266, 3 млн сум бурычлы. 2015-2018 елларда барлыгы 119,6 млн сумга 1397 иск бирелгән. Нәтиҗәдә, суд приказалары һәм каралары суммасы 98,81 млн сумга чыккан, шуларның 22,27 млн сумы җыелган.
Яшәүчеләр тарафыннан коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәү идарә итүче компаниянең ресурслар белән тәэмин итә торган оешмаларга бурычлы булып калуына китерә. Бүгенге көндә идрә итүче компаниянең бурычы 52 млн сум тәшкил итә.
Рөстәм Галимов шулай ук “Ачык Казан” системасы турында да сөйләде. 2015 елда аның аша 11 мең 398 гариза кабул ителгән, 2016 елда – 16 мең 398, 2017 елда – 17 мең 152.
Чыгышы азагында ул билгеләп үткәнчә, Авиатөзелеш районы өчен иң катлаулы мәсьәлә – канализациянең тышкы челтәрләре торышы. Кечкенә этажлы йортлар һәм табышсыз торак билгеле бер уңайсызлыклар китерә, чөнки аларда яшәүчеләрдән җыелган акчалар әлеге биналарга хезмәт күрсәтү өчен җитми.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров катнашты.