Хәзерге вакытта проект куәте мәктәпләрнең 125 бинасында арткан – бу аларның гомуми санының 62,8%-ы.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель, Алинә Бережная). Соңгы өч елда Казанда 5925 урынлы 27 балалар бакчасы һәм 10 мең 589 урынлы 12 мәктәп төзелде. Бу объектларның күпчелек өлеше шәһәрнең яңа тыгыз торак районнарында төзелгән. Әмма Татарстан башкаласында, шул исәптән бистәләрдә дә, мәгариф учреждениеләрендә урыннар җитмәү мәсьәләсе кискен булып кала бирә, дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. Яңа уку елы башына фаразлар буенча Казан балалар бакчаларында урыннар кытлыгы 10,5 меңгә якын урын тәшкил итәчәк. Ә мәктәпләрдә белем бирүне оештыру өчен, проект куәтләрен арттырмыйча, 31 меңнән артык урын кирәк. Быел проблеманы хәл итү өчен Татарстан башкаласында 1690 урынлык 8 мәктәпкәчә учреждение төзеләчәк, моннан тыш, ике яңа мәктәп сафка баскач, 2725 яңа урын барлыкка киләчәк.
2009 елдан бирле Казанда 23 мәктәп һәм 118 балалар бакчасы төзелгән. Әмма яңа объектлар төзелеше темплары укучылар санының еллык артуыннан артта кала, дип ассызыклады киңәшмәдә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов. Әйтик, 2005 елда Казанда 11 мең бала туган булса, узган ел бу сан 20 меңгә якынлашкан. 2015 һәм 2016 елларда шәһәрдә туучылар саны күбәйгән, ул вакытта 24 мең һәм 24,5 мең яңа туган бала теркәлгән. «Бу динамика мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә урын җитмәүне арттыра», – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе. Фаразлаулар буенча, 1-нче сентябрьгә балалар бакчаларында урыннар җитмәү 10,5 мең урын тәшкил итәчәк.
Бу проблеманы иске мәйданнарны ремонтлау һәм яңа мәйданнар төзү һәм өстәмә төркемнәр ачу исәбенә өлешчә хәл итәргә мөмкин булды. Моннан тыш, быел Казанда 1690 урынлы 8 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзү планлаштырыла. Аларның 5 балалар бакчасы «Демография» милли проекты кысаларында төзелә, ә 3-е – «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча. Яңа балалар бакчалары шул исәптән Константиновка бистәсендә, «Җиденче күк» һәм «Җәй» торак комплексларында барлыкка киләчәк.
Шулай ук мәктәп укучылары саны да арта: агымдагы уку елында мәктәпләрдә 144 мең бала укый, 2005 елда алар 110 мең булган. «Безнең исәпләүләр буенча, киләсе уку елында мәктәпкә узган ел белән чагыштырганда 9,5 мең укучыга күбрәк барачак. Бу мәктәпләрдән балаларның азрак чыгарылуы белән бәйле», – дип билгеләп үтте Ирек Ризванов.
Бүгенге көндә Казанда проект куәте мәктәпләрнең 125 бинасында арткан – бу аларның гомуми санының 62,8%-ы. Биналарның проект куәтләрен арттырмыйча укытуны оештыру һәм икенче сменаны куллану өчен тагын 31 меңнән артык урын булдырырга кирәк, дип ассызыклады Мәгариф идарәсе башлыгы.
Мәктәпләр җитмәү мәсьәләсе 30 микрорайонда бар, шуларның 18-ендә – «Салават күпере», «Новые горки», «АРТ-сити», «Изумрудный город», «МЧС», «Кояшлы шәһәр» торак комплексларында, шулай ук Минск, Гадел Кутуй, Гвардия һәм башка урамнарда кискен тора.
1-нче сентябрьдә «АРТ-сити» торак комплексында 1501 урынга яңа мәктәп ачылачак, тулы куәтенә «Салават күпере» торак комплексында 1224 урынга гимназия эшли башлаячак. Шунда ук шундый ук куәттәге тагын бер мәктәп төзелә. Әлеге объектларны сафка бастыру белән 2725 яңа урын барлыкка киләчәк, шул рәвешле, күрше мәктәпләргә йөкләнеш сизелерлек кимиячәк. Яңа мәктәпләр төзелүдән тыш, урыннар санын арттыру өчен инде булган биналар киңәя, дип сөйләде спикер. Якын арада шәһәр мәктәпләренә 32 янкорма төзү планлаштырыла, анда уку мәйданнары һәм азык-төлек блоклары урнашачак.
«Безгә бүген 30 меңнән артык урын җитми. Әлеге проблеманы хәл итү өчен без төрле юллар эзлибез, республика Хөкүмәтендә үз ихтыяҗларыбызны нигезләп күрсәтәбез, федераль программаларга да мөрәҗәгать итәбез. Шәһәргә кирәкле барлык мәктәпләр төзеләчәк, әмма моңа вакыт кирәк», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Шәһәргә мәктәпләр җитмәүгә карамастан, Казан мәгариф учреждениеләре төзелешенең югары темплары булган шәһәрләр арасына керә, дип билгеләп үтте ул. «Без мәктәпләрне Россия шәһәрләренең төп массасыннан күбрәк төзибез. Аңлашыла ки, безне Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән чагыштырырга ярамый, бу шәһәрләрнең әһәмияте һәм финанслау бөтенләй башка. Бюджетыбыз чикле булуга карамастан, без мәктәп урыннарын арттыру буенча барлык мөмкинлекләрне дә карыйбыз – кайда мөмкин, шунда янкормалар төзиячәкбез», - диде Рөстәм Гафаров.
Шәһәр бистәләрендә мәктәп урыннары җитмәү мәсьәләсе кискен тора. «Бүген шәһәр читендә балалар саны сизелерлек артты. Әмма мәктәпләр төзелешен планлаштыру анда шактый сандагы гаиләләрнең пропискасы булмау белән катлаулана», – дип сөйләде Ирек Ризванов. Бистәләрнең халык саны турындагы рәсми мәгълүматлары чынбарлык белән бик нык аерыла.
Бүген мәктәпләр булмаган бистәләрдән якындагы мәгариф учреждениеләренә кадәр автобус маршрутлары оештырылган. Хәзерге вакытта бу 34 маршрут, алар көн саен 700-гә якын бала йөртә. Укучыларны китерү өчен тагын сигез маршрут кирәк.
Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, бистәләрдә проблеманы хәл итү вакыт таләп итә. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов пространстволы үсеш институтын булдыру турында игълан итте. Без бүген моның кирәклеген аңлыйбыз, бигрәк тә бистәләрдә социаль һәм коммуналь инфраструктураны үстерү өчен каршылыклар күп, иң мөһиме – муниципаль җирләр булмау, – дип аңлатты шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе. – Мөмкин булган җирдә без инде мәдәният йортлары төзедек, фельдшер-акушерлык пунктлары салдык, балалар бакчалары ачтык. Мәктәпләр, коммуналь инфраструктура, элемтә, җәмәгать транспорты буенча мәсьәлә кискен тора. Без бу проблеманың системалы чишелешләре табылыр дип өметләнәбез».
Мисал итеп ул Совет районының Вишневка һәм Привольный бистәләрен китерде. «Без мәктәп маршрутлары челтәрен үстерәчәкбез, әмма бу башка проблеманы – юл инфраструктурасын «китереп чыгара», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров. Яңа маршрутлар булдыру өчен юл хезмәтләре бәяләмәсе, хәрәкәт схемасын дөрес итеп эшләү, өстәмә инфраструктура кирәк, мәсәлән, бөтен җирдә дә керү кесәләре һәм тукталыш павильоннары юк. «Без беренче чиратта балаларыбызның куркынычсызлыгы өчен», – дип йомгаклады Рөстәм Гафаров.