В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган ел Казанның Совет районында 1,6 меңнән артык шәхси торак йорт һәм күпфатирлы 16 йорт файдалануга тапшырылган
Марат Мөгыйнов фотосы
Узган елны Совет районында күпфатирлы 16 йорт һәм 1,6 меңнән артык шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында район администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр итте.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров ассызыклаганча, район актив рәвештә үзгәрә, заманча торак үзәгенә әйләнә бара. Төп төзелеш эшләре Вознесение тракты тирәсендә, шулай ук ипподром һәм «МЕГА» сәүдә үзәге янындагы кварталларда алып барыла.
«Совет районы безнең күз алдында үсә. Якын киләчәктә әлеге микрорайонда халык саны тагын 18 мең кешегә артачак. Шул ук вакытта бистәләрдә зур тизлек белән «бер катлы» Казан үсә. Бу бездән торак төзелеше, транспорт белән тәэмин итү, социаль инфраструктура һәм эш урыннары булдыру буенча баланс саклау максатыннан территорияләр үсешенә игътибарлы контроль таләп итә», - дип билгеләде Рөстәм Гафаров.
Төзелеш динамикасы быел да сакланачак, районда тагын күпфатирлы 16 йортны тапшыруга әзерлиләр.
«Совет районы елдан-ел үзгәрә: әлеге районда яшәү өчен барлык уңайлыклар булдырыла һәм ул заман белән бергә атлый», - дип ассызыклады Роман Фәтхетдинов.
Шул ук вакытта районда социаль инфраструктура объектлары да арта бара. Әйтик, узган ел «Җәй» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән 123 нче лицей, шулай ук «Яратам» торак комплексында 260 урынлык «Беренче» балалар бакчасы ачылган. Соңгы биш елда Совет районында яңа 10 балалар бакчасы һәм 6 мәктәп сафка баскан.