В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Торак комплекста төзелә торган спорт үзәге 60 процентка әзер
Денис Гордийко фотосы
«Салават күпере» торак комплексында спорт үзәге бик кирәк иде инде. Анда яшәүче кешеләр еш кына секцияләр җитмәүдән зарланды, шуңа күрә «ФИЗРА» кебек зур спорт комплексының барлыкка килүе районны мөстәкыйль һәм яшәү өчен уңайлырак итәчәк», - дип шәрехләде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Моннан тыш, Бондаренко урамында урнашкан «Дулкын» спорт мәктәбе территориясендә быел яңа хоккей тартмасы, футбол, баскетбол, волейбол мәйданчыклары барлыкка киләчәк, шулай ук әлеге киңлекләргә тренажерлар урнаштырылачак. 170 нче лицей территориясендә җәй көннәрендә баскетбол һәм волейбол уйнау мөмкинлеге бирә торган каты өслекле хоккей тартмасы ясалачак. Илья Коротихин искә төшергәнчә, 2013 елдан республика программасы ярдәмендә шәһәрнең төрле районнарында универсаль 134 спорт мәйданчыгы төзелгән.
Шул ук вакытта Казандагы башка зур спорт объектларында да эшләр тукталмый. Мисалга, Порт урамында фигуралы шуу үзәген төзү эшләре дәвам итә.
«Фигуралы шуу үзәге – ул безнең шәһәр инфраструктурасында чираттагы спорт проекты гына түгел. Әлеге объект Казан һәм Татарстан данын еракларга тарата торган имидж проекты, халык исә шәһәрдән читкә китми генә зур спорт белән бәйле шартларда үз баласы белән шөгыльләнү мөмкинлеге ала», - дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.
Шулай ук башкаланың Гагарин урамында урнашкан «Тасма» стадионында Җәядән ату үзәге төзелә.
Моннан тыш, Копылов урамында Футболны үстерү үзәге төзелеше дәвам итә.
«Нармонка» балалар сәламәтләндерү лагерен яңарту эшләре дәвам итә. Проект этаплап гамәлгә ашырыла һәм ул 2027 елга кадәр исәпләнгән. Лагерь территориясендә ун йокы корпусы, ашханә һәм клуб биналары төзелгән, инженерлык челтәрләре үткәрелгән.