В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел «Кунакчыллык йолдызлары» фестивале кысаларында беренче тапкыр аралашу сессияләре һәм әйдәп баручы экспертлар үткәрәчәк лекцияләр кертелгән эшлекле программа тәкъдим ителә
Денис Гордийко фотосы
«Эшлекле программа барлыкка килүе фестивальне һөнәри бәйгедән кунакчыллык тармагын үстерү өчен тулы канлы платформага әйләндерә. Бүгенге «Кунакчыллык йолдызлары» – ул бәйге генә түгел, һөнәри ярышлар өчен мәйданчык буларак кына каралмый, хәзерге вакытта ул тотрыклы үсеш өлкәсендә хезмәт сыйфатында гамәли карарлар эзләү, эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлек итү өчен яраклаштырылган киңлек тә. Фестиваль Казан белән бергә, әлеге чара белән кызыксынган һәм анда катнашкан төбәкләрдә дә туризм тармагын үстерергә ярдәм итә», - диде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
«Кунакчыллык йолдызлары» фестивале 29–31 март көннәрендә узачак. Бу сезонда бәйгегә рекордлы сандагы 327 гариза юлланган. Фестивальнең финалында 199 кеше катнашыр дип көтелә.
«Катнашучыларның 32% ы Татарстаннан читтә урнашкан төбәкләрдән. Безгә 29 шәһәрдән – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Хабаровск, Иркутсктан, Грозныйдан һәм, әлбәттә, безнең Идел буе күршеләребездән белгечләр килә. Шунысы игътибарга лаек, бәйгедә икенче ел рәттән «Алабуга» махсус икътисади зонасы вәкилләре – Нигерия, Буркина-Фасо, Зимбабве, Танзания һәм Бенин гражданнары катнаша. Аларның бәйгедә катнашуы вакыйгага халыкара статус өсти», - диде Гүзәл Сәлманова.
Быел ике яңа юнәлеш: «Иң яхшы бариста», «Иң яхшы маркетолог» номинацияләре кертелгән. Фестивальдә барлыгы 13 номинация каралган.
«Яшьләр белән эшләүгә аерым өстенлек бирелә. Без мәктәп эскәмиясеннән башлап һөнәри цехка кадәр аңлы рәвештә кадрлар баскычын булдырабыз. «Күтәрелә торган йолдыз» номинациясендә – 15 студент, «Булачак кунакчыллык йолдызы» номинациясендә 32 мәктәп укучысы финалга чыкты. Бу безнең булачак кадрларыбыз, алар инде хәзер үк туризм юнәлеше буенча һөнәр сайлый һәм карьера үсешендә Казанны үз шәһәре итеп күрә», - дип ассызыклады чыгыш ясаучы.

Фестивальдә катнашучыларны 59 эксперт: Казаннан 48 әйдәп баручы белгеч һәм башка төбәкләрдән чакырылган 11 профессионал бәяләячәк. Җиңүчеләр 50 мең сум күләмендә акчалата грантлар, шулай ук шәһәр мэры Илсур Метшиннан кубок һәм диплом алачак. Бүләкләү тантанасы 31 мартка билгеләнгән.
Быел фестиваль кысаларында беренче тапкыр аралашу сессияләре һәм әйдәп баручы экспертлар үткәрәчәк лекцияләр кертелгән эшлекле программа тәкъдим ителә. Тармакның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу мәйданчыгы 11:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә эшләячәк.
Программа берничә блоктан тора. Әйтик, «Мәдәният» блогында экспертлар мәдәни кодның көндәшлеккә сәләтле өстенлеккә ничек әйләнә алуы хакында сөйләячәк. Чыгыш ясаучылар арасында Мәскәүдән визуаль антрополог Ксения Диодорованы, тарихчы Альфрид Бустановны һәм IT-тармактан визионер, Санкт-Петербургта iTrend агентлыгына нигез салучы Ася Власованы күрергә була. «Мәдәниятнең традицияләре һәм дәвамлылыгы масштаблы заманча проектлар булдыруга ничек ярдәм итүе һәм туризмның безнең мәдәни җыелмага ничек йогынты ясавы хакында фикер алышырбыз», - дип фикерләре белән уртаклашты Гүзәл Сәлманова.
«Туриндустриянең үзгәреп тора торган тышкы һәм эчке шартларда тотрыклы эшләү сәләте» блогында катнашучылар өчен лекцияләр һәм ачык әңгәмә әзерләнә. Кадрлар мәсьәләсе очрашуларның төп темасы булачак. Социология фәннәре кандидаты, Санкт-Петербургтагы Югары икътисад мәктәбендә магистр программасы җитәкчесе Надежда Нартова «От иксов к зумерам и обратно – векторы поколенческих изменений» дигән темага лекция уздырачак. Шуннан соң Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан экспертлары катнашында ачык әңгәмә оештырыла. Очрашуда катнашучылар бүгенге көндә кешеләр белән нинди көчләр идарә итүе, кыйммәтләрнең ничек мәдәнияткә әйләнүе һәм эшмәкәрләрнең бергәлекнең мәдәни кодын ничек булдырулары хакында фикер алышачаклар.
«Тотрыклы туризм» проект-аналитика блогы программаның мөһим өлеше булып тора. Аның кысаларында алты эшче төркем формалаштырылган. Бизнесны тотрыклы үсешкә әйләндерергә ярдәм итәчәк тәкъдимнәр һәм карарлар эшләү – әлеге төркемнәрнең төп бурычы. Эш кунакханә бизнесы, рестораннар, шәһәр чаралары, табигый-спорт туризмы, инклюзия кебек юнәлешләр буенча барачак.
«Әмма тотрыклы үсеш халыкның кайтавазларыннан башка мөмкин түгел. Шуңа күрә мин башкалабызның нинди булуына битараф булмаган шәһәр кешеләрен төркемнәргә чакырырга телим. Катнашу өчен махсус сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк. Сылтама ярдәмендә үзең өчен кызыклы юнәлешне сайларга була, әмма урыннар саны чикле», - диде Гүзәл Сәлманова.
Чараның программасы яңа чыгыш ясаучылар һәм чыгышлар белән формалаштырыла, тулылана. звездыгостеприимства.рф проекты сайтында, шулай ук Туризмны үстерү комитетының социаль челтәрләрендә тулы мәгълүмат белән танышырга була.
Ләйлә Шакирова тәрҗемәсе