Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.06.2025, 14:07

Р.Гафаров: «Мэриянең төп өстенлекләреннән берсе – туган телләрне саклау һәм үстерү»

«Алмаш», «Ягымлы яз» гаилә проекты һәм «Моабит дәфтәрләре»: Казанда мәдәни кодны саклау буенча җәйге программа башланды

Җәй башыннан Казанда милли мәдәниятне һәм телне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чаралар башланды. Шәһәр паркларында һәм скверларында беренче мәртәбә «Алмаш» гаилә проекты, «Сукно бистәсендә рухлар көне» бәйрәме, «Ягымлы яз» яшьләр милли мәдәният фестивале һәм «Моабит дәфтәрләре» музыкалы һәм шигъри тамаша оештырылды. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

«Без кайда гына эшләсәк тә, барыбызга да ышанычлы терәк, нык гаилә, туган шәһәребез белән элемтә һәм уңайлы тел мохите кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә мэриянең төп өстенлекләренең берсе – туган телләрне саклау һәм үстерү, шулай ук милли мәдәни проектларга ярдәм итү», — диде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Гүзәл Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, 2 июньдә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә татар телен өйрәнүгә юнәлдерелгән «Алмаш» гаилә проекты узды.

Дүрт сәгатьлек вакыйга кысаларында катнашучылар микробиология, комикслар булдыру һәм этикет буенча мастер-классларда булдылар, күп телләр белүче Алексей Арзамазовның лекцияләрен тыңладылар һәм медиа шәхесләре белән әңгәмәләрдә катнаштылар. Шулай ук татар телендә китаплар, комикслар һәм уенчыклар күргәзмәсе оештырылды. «Телне саклауда һәм тапшыруда гаиләнең ролен ныгыту эшен дәвам итеп, «Алмаш» проекты безнең өчен яңа юнәлешләр билгеләде. Без белем бирү генә түгел, ә хисле, җанлы, җәлеп итә торган мохит булдыруның никадәр мөһим булуын күрдек, анда татар теле көндәлек аралашуның бер өлешенә әверелә – өйдә, уенда, иҗатта», – дип шәрехләде Гүзәл Сәгыйтова.

Ул шулай ук «Алмаш» проектын гаиләләр, укытучылар һәм белгечләр очрашуы өчен даими мәйданчык итү планлаштырыла, дип өстәде.

Июнь башында Казанда шулай ук мастер-класслар, экскурсияләр, лекцияләр һәм фольклор коллективлары концертын үз эченә алган «Сукно бистәсендә рухлар көне» Тәхет бәйрәме узды. «Бу бәйрәм шәһәр мохитендә матди булмаган мәдәни мирасны саклау стратегиясенең мөһим өлешенә әверелде», — дип ассызыклады Гүзәл Сәгыйтова.

Июнь аенда тагын бер мөһим вакыйга — «Ягымлы яз» татар милли мәдәнияте яшьләр фестиваленең гала-концерты булды, анда 1 меңнән артык кеше катнашты.

Фестиваль гадәттәгечә «Музыка», «Хореография», «Театр» һәм «Мода» юнәлешләрен үз эченә ала. Номинацияләрне киңәйтү гамәли сәнгатьне һәм патриотик тематиканы да кертеп, тагын да күбрәк талантлар һәм кызыксынулар җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, — диде Гүзәл Сәгыйтова.

Ай азагында, 22 июньдә, «Черек күл» паркында Бөек Ватан сугышы башлануга һәм татар шагыйре Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Моабит дәфтәрләре» музыкалы һәм шигъри тамашасы булды. Чарада Казан театрлары актерлары, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе вокалистлары һәм композитор Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band музыкантлары катнашты.

Икенче тамаша 25 августка – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көненә планлаштырылган.

Шунда ук, «Черек күл»дә, һәр чәршәмбе көнне татар теле курсының алдынгы төркеме катнашучылары өчен дәресләр уза, ә башлап җибәрүчеләр сишәмбе көнне Башкарма комитет бинасында телне өйрәнә. Иң яхшы укучыларга истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырыла. «Балалары белән әти-әниләрнең ешрак языла башлавы сөендерә, безгә ихтыяҗ зур», — дип шәрехләде Гүзәл Сәгыйтова.

Сүзен йомгаклап, Гүзәл Сәгыйтова ассызыклаганча, туган телләргә, театр һәм әдәби иҗатка, фольклорга һәм модага ярдәм төрле форматлар аша башкарыла, бу исә мәдәни кодны саклап калуга гына түгел, ә аның хәзерге заман шәһәр тормышына органик рәвештә керүенә дә ярдәм итә. «Җәй — башкаланың мәдәни тормышында аерым вакыт. Шәһәрнең активистлары һәм иҗат коллективлары белән бергә без ул якты һәм онытылмаслык булсын өчен барысын да эшләячәкбез», – дип йомгаклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.06.2025
Видеорепортаж
30.06.2025 10:43
2 июль Горький исемендәге паркта «Идел буе халыкларының рекрут йолалары һәм гореф-гадәтләре» узачак
Барлык яңалыклар