Ел башыннан Татарстан башкаласында юл-транспорт һәлакәтләре саны 6,1% ка кимегән.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче ноябрь, Диана Жиленкова). 2022 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча Казанда юл-транспорт һәлакәтләре саны кимеде. Бу чорда шәһәрдә 1162 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 6,1% ка кимрәк (1237 юл-транспорт һәлакәте). «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының максатчан ориентиры артмый. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Эльнар Садриев ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров рәислегендә узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында хәбәр итте. Очрашуда шулай ук транспорт, икътисадый үсеш һәм сәүдә мәсьәләләре өчен җаваплы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм район администрацияләре вәкилләре катнашты.
Еш кына юл-транспорт һәлакәтләре җәяүлеләрне яки коймаларны бәрдерү, бәрелешүләр нәтиҗәсендә килеп чыга. Әйтик, агымдагы елның 10 аенда Казанда җәяүлеләрне бәрдерүнең 408 очрагы теркәлгән, 13 кеше һәлак булган, 405 кеше зыян күргән. «Һәлакәтләр күрсәткечләренең үсеше җәяүлеләр кичүе булмаган урыннарда һәм җайга салынулы кичүләрдә бәрдерү очраклары хисабына үскән», – дип билгеләде РФ Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан буенча ЮХИДИ башлыгы.
«Без федераль рейтинглар турында сөйлибез, анда үлүчеләрнең күпме булачагы турында планнар күрсәтелгән, чынлыкта, һәлак булучылар ноль булырга тиеш. Һәм безнең план – анда күрсәтелгән өч, биш, җиде цифрлары түгел, ә ноль. Бу иң дөресе», - диде Р. Гафаров.
Көйләнә торган чатларда җәяүлеләрне бәрдерү күп очракта машина йөртүче уңга һәм сулга борылганда була. Бер үк вакытта җәяүлеләрнең һәм машиналарның светофор җайга салуның бер фазасында хәрәкәте билгеле бер шартларда мәгълүмати яктылык секцияләрен кулланып кына рөхсәт ителә – ГОСТ таләпләре шундый, дип искәртте спикер.
Мондый секцияләр авариялелекне анализлауны исәпкә алып урнаштырыла. Агымдагы елда эшләрне шәһәрнең 106 участогында төгәлләргә планлаштыралар. Э.Садриев сүзләренә караганда, тагын 100 дән артык чатка шундый җиһазлар кирәк, аларны 2023 елда урнаштыру зарур.
Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауның нәтиҗәле чарасы булып җәяүлеләр һәм транспорт агымнарын бүлү тора. Мәсәлән, мондый хәрәкәт Сәлимҗанов һәм Миңнуллин урамнары чатында оештырылган. Көзге-кышкы чорда урам яктырту системасының төзеклеген дә контрольдә тоту мөһим. Соңгы 3 айда гына да Казанның 26 участогында төзек булмаган яктырткычлар табылган.
Коймага бәрелү нәтиҗәсендә быел 8 кеше вафат булды, тагын 67 кеше зыян күрде. Барлыгы 53 шундый очрак теркәлгән. «Төп сәбәп – дөрес булмаган тизлекне сайлау яки аны арттыру. Мондый очракта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау булып, фотовидеофиксацияләү комплексларын куллану тора. Шуңа бәйле рәвештә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә өстәмә стационар камералар урнаштыру мәсьәләсе карала», - Э.Садриев.
Аның сүзләренә караганда, быел автомобиль бәрелешүләре саны кимегән. Барлыгы 491 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 5 кеше үлгән, 650 кеше җәрәхәтләнгән. 20 юл-транспорт һәлакәте урыннарындагы юлда колея табылган. Хәзерге вакытта колеялар белән шәһәрдә 26 юл участогы бар.
Э.Садриев автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләренә аерым мөрәҗәгать итте. «Игътибар итегез, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү эше көчәйтеләчәк, хокук бозуларны булдырмау өчен кирәкле чаралар күрергә тәкъдим итәм», – диде ул.
Р.Гафаров кышын юлларны кардан сыйфатлы итеп чистартырга кирәклеген искәртте. «Юл-транспорт һәлакәтләрендә һәрвакыт юлны вакытында җыештырмаган кешеләр гаепле булачак», - диде ул, юл техникасы эшен күзәтеп торырга махсус программа ярдәм итүен искәртеп. Аның буенча узган иртән машиналарның хәрәкәтенә анализ ясалды. «Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында техника яхшы эшли. Вахитов һәм Идел буе районнарында урам-юл челтәрен җыештыру буенча хәлләр начар түгел, ләкин квартал эчендәге юллар бөтенләй каралмаган. Киров һәм Мәскәү районнары, гомумән бик начар эшләделәр. Совет районының урам-юл челтәре буенча да, квартал эчендәге юллар буенча да торышы начар түгел», - диде ул.
Авариялелекне анализлау нәтиҗәләре буенча 10 ай эчендә Казанда юл-транспорт һәлакәтләре буенча район комиссияләре утырышларында фикер алышачак 44 участоктан торган исемлек формалаштырылган, дип сөйләде шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Әмир Сафин.
Аның сүзләренә караганда, юлларда куркынычсызлыкны арттыру өчен, ТР Президенты һәм Казан Мэры ярдәме белән, быел шәһәр бюджетыннан «Җәяүлеләр кичүе» юл билгеләре өчен Г хәрефе сыман терәкләр, светофорларның мәгълүмати секцияләре һәм алар өчен табличкалар сатып алуга, шулай ук юл хәрәкәтенең автоматлаштырылган хәрәкәт системасы мәгълүматлары үзәк идарә пункты белән элемтәне тәэмин итү өчен юл контроллерларын модернизацияләүгә 16,8 млн сум юнәлдерелгән.
Мәсәлән, Татарстан Республикасы башкаласында 6 светофор объектында 17 секция урнаштырылган инде, 2023 елның I кварталы ахырына кадәр тагын 521 җайланма урнаштырылачак. Бүгенге көндә гомуми ихтыяҗ 1,1 мең секция дип бәяләнә.
Шулай ук быел светофорда QR-кодлы махсус мәгълүмати такта урнаштырырга планлаштыралар, алар ярдәмендә җайланманың төзек булмавына яки аның эш режимына шикаятьләр җибәрергә мөмкин булачак. Шәһәрдә барлыгы 500 шундый билге булыр дип көтелә.
Шулай ук 5,5 меңнән артык юл билгесе торгызылган һәм урнаштырылган, светофор белән идарә итүнең 177 шкафы буялган, светофор объектларының төзек булмавы буенча 1336 гариза эшкәртелгән. Моннан тыш, 1338 метр озынлыктагы делиниаторлар урнаштырылган.
Пассажирлар йөртүнең иминлеген арттыру өчен 7 автобуста юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик теркәү приборлары пәйда булды. «Киләчәктә без шәһәр пассажир транспортының күчмә составындагы приборлар санын арттырып кына калмыйча, аларны парковканы рөхсәт итми торган тыю билгеләре астында һәм автобус тукталышларында туктап торган өчен административ җаваплылыкка тарту мөмкинлеге өчен үзгәртеп корырга да ниятлибез», – дип уртаклашты Ә.Сафин.
Транспорт комитеты эксперимент буларак автобуслар өчен 3 тизлек чикли торган прибор сатып алды. Әлеге җайланма ярдәмендә машина йөртүче билгеләнгән тизлектән артыгын арттыра алмый. Приборлар ел ахырына кадәр тагын 3 автобуста урнаштырылачак.
Шулай ук юл билгеләренең яңа төре эшләнде, ул көйләнми торган чатларда куркынычсызлыкны арттырачак. Ул машина йөртүчеләргә төп юл юнәлешен искә төшерер дип көтелә. Моннан тыш, юл чаты алдында участокның өстенлеге турында хәбәр итүче билгеләр төшереләчәк.
Уку елы башында Казанның барлык мәгариф оешмаларында юлда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен аңлатып инструктажлар һәм сыйныф сәгатьләре, шулай ук балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар узды, дип хәбәр итте Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.
Укучының әти-әнисе белән дә эш алып барыла. Сентябрьдә ата-аналар җыелышлары үтте, аларның төп темасы юлда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре һәм балаларга аңлату эшләре булды. Балаларның тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтару элементларын һәм автомобильләрдә махсус җайланмалар куллану зарурлыгы да билгеләп үтелде.
Казан укучылары яшь юл хәрәкәте инспекторлары хәрәкәтендә актив катнашалар. 169 мәктәптә 3,5 мең бала өчен 190 отряд ачылган. Укучылар педагоглар белән бергә төрле конкурсларга һәм чараларга әзерләнәләр. Әйтик, узган ел «Куркынычсызлык тәгәрмәче» бөтенроссия конкурсының финалында 159 нчы номерлы лицей командасы җиңү яулады. Иң яхшылар исеме өчен Россиянең 84 төбәгеннән мәктәп укучылары көч сынашты.
Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында мәктәпләрдә тематик сыйныф сәгатьләре, профилактик әңгәмәләр, викториналар һәм конкурслар үткәрелә. Әйтик, 17 нче ноябрьдә укучылар Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акциядә катнаштылар. «Укучылар плакатлар ясадылар, анда рәсемнәрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүнең мөһимлеген күрсәттеләр», – дип сөйләде Мәгариф идарәсе башлыгы.
Моннан тыш, яңа ел алдыннан 150 меңнән артык башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр бүләккә яктылыкны кайтаручы элементлар алачаклар.
«Мин 16 яшькә кадәрге балалар белән булган юл-транспорт һәлакәтләренә игътибар итүегезне сорыйм. ЮХИДИ белән берлектә эшләргә, баланың әти-әнисе белән машинада нинди очракларда барганын яки велосипедта барганмы, яисә тиешле булмаган урында юл аша чыкканмы – барысын анализларга кирәк», - дип йөкләде Р.Гафаров.