Ел ахырына реклама мәйданнарының йөкләнеше акрынлап кризиска кадәрге күрсәткечләргә әйләнеп кайтты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль, Алена Мирошниченко). 2021 елның икенче кварталыннан реклама компанияләре якындагы ике ел дәвамында Казанда конструкцияләр урнаштыруга килешүләр буенча кичектерелгән түләүләр түли башлаячак. Кичектерү турындагы карар, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, базарга ярдәм итү һәм аны тотрыклыландыру өчен кабул ителде. Кичектерелгән түләүләрнең гомуми суммасы 197 млн сум тәшкил иткән. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, кичектерү турындагы килешүләр базарда катнашучылар белән бергә җентекле фикер алышу нәтиҗәсе булды. «Кабул ителгән карар ике якны да канәгатьләндерә,беркем беркемнең кулын каермый, акрынлап партнерларыбыз белән берлектә элек эшләнми калган эшләрне эшләп бетерәчәкбез», – дип ассызыклады ул.
Узган ел эчендә Россиядә тышкы реклама базары 25,5%-ка кимегән.
«Пандемия Россия тышкы реклама базары өчен җитди сынау булды. Интернет һәм ТВ-реклама сегментлары нык зыян күрмәгән һәм хәтта вәзгыятьтән ниндидер файда да ала алган, чөнки аларның аудиториясе кискен үскән. «Наружка» урамнарда кешеләр булмау сәбәпле «сүндерелгән» булып чыкты», – дип хәбәр итте Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаветдинов.
Әйтик, узган ел эчендә Россиядә тышкы реклама базары 25,5%-ка кимегән. Базар күләме 25,9 млрд. сум тәшкил иткән, 2019 елда 34,7 млрд.сум булган. Шул ук вакытта беренче кварталда хәтта 3,2% кечкенә үсеш теркәлгән. Икенче кварталда иң күп кимү күзәтелгән: базар узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 53,3%-ка кимегән. Өченче һәм дүртенче кварталларда кимү 25,4% һәм 25,5% тәшкил иткән.
Казанның тышкы рекламасы үз-үзен изоляцияләү нәтиҗәләрен тулысынча тойды, дип билгеләде спикер. Үткәрелгән мониторинг ел башыннан соң коммерция рекламасы белән цифрлы конструкцияләрнең тулылануы кискен рәвештә апрель аенда 61%-тан 27%-ка кадәр һәм май аенда 13%-ка кадәр кимегән. Статик өслекләрдә тулылану 2 тапкырга – 50-дән 25%-ка кадәр төшкән, ул болай да түбән булган.
Иң катлаулы хәл афиша конструкцияләре белән килеп чыккан. Концерт эшчәнлеге, спорт һәм тамаша чаралары тулысынча бетерелүгә бәйле рәвештә, тулылану нульгә кадәр төшкән. «Өченче кварталда үзизоляция режимын бетергәннән соң базар акрын гына торгызыла башлады. Ел ахырына коммерцияле реклама белән тәэмин итү дәрәҗәсе акрынлап кризиска кадәрге күрсәткечләренә кайтты. Әмма бәяләрнең уртача 20-30%-ка кимүен исәпкә алып, тармакны тулысынча торгызу турында сөйләргә иртәрәк», – дип билгеләп үтте А.Баһаутдинов.
Күп дәрәҗәдә хәлне цифрлы йөртүчеләр коткарды, дип өстәде ул. Корылмаларны халык күп йөри торган урыннарда урнаштыралар, шулай ук реклама кампанияләрен планлаштыруда һәм эшләтеп җибәрүдә зур сыгылмалылык тәэмин итәләр. Ел ахырына цифрлы өлеш базар күләмендә 50 дән 60% ка кадәр арткан. Мондый конструкцияләрдә йөкләнеш 70%-ка кадәр үскщн.
««Наружка» реклама урнаштыру буенча кризиска кадәрге дәрәҗәгә кайтты, тик базар торгызылганчы әле ерак. Бәяләр утырган, компания керемнәре утырган. Ләкин пандемия интернет-реклама үсешенә ярдәм итте, реклама бирүче шунда күчте. Без акрынлап тышкы реклама өлкәсен торгызуга ышанабыз. Кайбер үзгәрешләр белән булса да, кризиска кадәрге дәрәҗәгә кайтырбыз дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте Р.Гафаров.
2020 елда Казан бюджетына 140 млн сум акча җыя алганнар
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү буенча федераль чаралар тышкы реклама операторларына кагылмаганга күрә, реклама компанияләре Казан Мэриясенә мөрәҗәгать иткән.
Шул ук вакытта аларга 2020 елның икенче кварталы, 2020 елның өченче һәм дүртенче кварталлары өчен, шулай ук 2021 елның беренче кварталы өчен реклама конструкцияләрен урнаштыруга килешүләр буенча түләүләрне кичектерү турында Карар кабул ителгән. Кичектерелгән түләүләрнең гомуми суммасы 197 млн сум тәшкил иткән. «Бу карарлар тышкы реклама базарындагы хәлне тотрыкландырырга, компанияләрне Казан Башкарма комитеты белән шартнамәләрне өзүдән саклап калырга мөмкинлек бирде, бу шәһәр кеременең иң эре салым булмаган чыганакларының берсен югалтуга китерер иде», – дип билгеләде тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы.
Хәзерге вакытта кичектерелгән суммаларны түләү графигы төзелгән. Әйтик, 2021 елның икенче кварталыннан реклама компанияләре аларны якындагы ике ел дәвамында ай саен зур булмаган тигез өлешләр белән түләячәк. «Мондый режим финанс йөкләнешен тигез итеп бүләргә мөмкинлек бирәчәк, чөнки базарда катнашучыларга кичектерелгән түләүләрдән тыш, ел дәвамында 312 млн.сум күләмендә агымдагы квартал түләүләре булачак. Шул рәвешле, 2021 елгы исәпләүләр агымдагы һәм кичектерелгән түләүләрне исәпкә алып, 460 млн сумга якын тәшкил итәчәк. Әгәр икътисади вәзгыять яхшырмаса, мондый сумманы җыю җиңел булмаячак», – дип аңлатты ул.
Катлаулы чор һәм күрсәтелгән ярдәм чараларына карамастан, 2020 елда Казан бюджетына 140 млн сум акча җыя алганнар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пандемия белән бәйле рәвештә, Россиянең күп кенә шәһәрләре бюджеттагы реклама акчасына исәп тотмый. Әмма муниципалитетлар реклама базарына ярдәм итүнең төрле ысулларын уйлап чыгарган. Алар арасында Пермь, Екатеринбург, Уфа, Түбән Новгород, Чабаксар, Ярославль, Иркутск һәм Казан шәһәрләре түләүләрне кичектереп торды. Башка шәһәрләр, мәсәлән, Краснодар, Омск, Чиләбе, Төмән, Владивосток, Томск чикләү чаралары вакытында тармакны түләүдән тулысынча азат иткән. Мәскәү аренданың соңгы елында тәэмин итү өчен түләнгән акча хисабына буенча хисап тотты