Яңа ел каникулларында сөремле газ белән агулану аркасында 11 казанлы зыян күргән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда Яңа ел каникуллары вакытында шәһәр халкының сөремле газ белән агулануының 5 очрагы булды. 11 кеше зыян күрде, алар барысы да исән калды. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров эшлекле дүшәмбедә мондый бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен уртак эшне көчәйтергә кушты.
«Комплекслы эш алып барырга, аңа газчыларны, вентиляция һәм мич җиһазларын урнаштыру өчен җаваплы компания хезмәткәрләрен һәм идарәче компанияләрне җәлеп итәргә кирәк, – диде Рөстәм Гафаров. – Халык арасында белешмәлекләрне таратып кына калмыйча, кагыйдәләрне бозып урнаштырылган җиһазларны да сүтәргә кирәк. Үлем очракларын булдырмый кала алдык, әмма агуланулар саны тынычсызлык тудыра».
Агуланудан күп фатирлы йортларда яшәүче 10 кеше һәм шәхси йортта яшәүче бер кеше зыян күргән. Агулануның төп сәбәпләре – газ җиһазларының эш режимын бозу: һава агымы булмау сәбәпле, газның тулысынча янмавы, табигый вентиляция эш режимын бозучы вентиляторлар урнаштыру, газ приборларын кухня җиһазларына яшерергә тырышу, бу куркынычсызлык кагыйдәләре белән катгый тыелган, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Якын араларда ТКХ комитеты проблемаларны хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерли һәм шәһәрлеләргә куркынычсызлык чаралары турында мәгълүмат җиткерү эшен активлаштыра, дип өстәде И.Гыйниятуллин.