Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.03.2026, 11:27

Р.Гафаров: «Ата-аналар өчен барлык мөһим адымнарны булдыралганча уңайлы һәм ачык итү безнең бурычыбыз булып тора»

1 апрельдән балалар бакчаларында төркемнәргә җыю башланачак

Фото: Марат Мөгыйнов

1 апрельдән Казанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны төркемнәргә җыю башланачак. Быел чиратта 12 мең бала тора. Аларны «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аркылы урнаштырачаклар. Бу хакта Аппарат киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

«Ата-аналар өчен барлык мөһим адымнарны – гариза бирүдән башлап баланы бакчага урнаштыруга кадәр – булдыралганча уңайлы һәм ачык итү безнең бурычыбыз булып тора. Бүгенге көндә ата-аналар өчен цифрлы хезмәтләрне куллану һәм белгечләр киңәшләрен алу мөмкинлеге бар. Барлык карарлар гаиләләргә җыенуны һәм балалар бакчаларына һәм беренче сыйныфларга керү мөмкинлеген җиңеләйтүгә юнәлдерелгән», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

2026 елда балалар бакчаларында урын алу өчен 12 мең бала чиратта тора. Баланың бакчага барырга чираты җиткәч, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси биттә ата-анага хәбәрнамә киләчәк. Алдан бирелгән гаризаны даими күзәтеп торырга кушалар.

Балаларны бакчаларга төркемләү «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аркылы гамәлгә керә. Әлеге система балаларның чиратын төгәл үтәргә мөмкинлек бирә һәм төркемләүнең дөреслеген тәэмин итә.

«Балаларны бакчалар төркемнәренә җыю электрон форматта башкарыла. Әгәр дә 15 апрельгә кадәр балалар бакчасына урын бирелмәгән икән, ата-аналар түбәндәге гамәлләрне үтәргә тиеш – алмаш вариант табу яисә сорауны хәл итү өчен, бердәм кайнар линиягә яки район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ирек Асафович, әлеге мәсьәләгә җаваплы каравыгызны сорыйм – чиратта торган балаларның берсе дә төшеп калырга тиеш түгел», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.

Әгәр дә 15 апрельгә кадәр балага балалар бакчасында урын бирелмәгән икән, ата-аналар, башка мәктәпкәчә учреждение сайлый алсын өчен, бердәм кайнар линиягә яки район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Кайнар линия телефоны һәм район мәгариф бүлекләре адреслары edu.tatar.ru рәсми сайтында урнаштырылган.

Моннан тыш, 2024 елның июленнән буш урын булган балалар бакчасында балаларны вакытлыча урнаштыру ысулы гамәлгә керде. Шулай ук бала артыннан моңарчы чиратта торган балалар бакчасына эләгү мөмкинлеге саклана – бакчада урын бушау белән баланы автомат рәвештә шул учреждениегә җибәрәчәкләр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.03.2026
Видеорепортаж
23.03.2026 11:27
1 апрельдән Казанда беренче сыйныфка керү өчен гаризалар кабул ителә башлый
Барлык яңалыклар