Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.07.2022, 13:14

Р.Гаффаров: «Безнең позиция үзгәрешсез – шәһәрдә төзелә торган барлык объектлар закон буенча төзелергә тиеш»

Казанда ярты ел эчендә якынча 594 мең кв. метр торак – еллык планның 62% ы файдалануга тапшырылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль, Дмитрий Никитин). Бу елның беренче алты аенда Татарстан башкаласында 594 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 62% ын тәшкил итә. Шуларның 346 мең кв. метры – күп фатирлы йортлар. Агымдагы елда барлыгы 956 мең кв.м торак тапшыру планлаштырыла, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында идарә 1033 рөхсәт документы, шул исәптән 83 төзелешкә рөхсәт кәгазе, 117 рөхсәт язуы, индивидуаль торак төзелеше объектларын төзи башлауга 542 һәм төзелеш тәмамлануы турында 272 белдерү кәгазе, мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр башкаруга 8 рөхсәт язуы биргән. Моннан тыш, мәдәни мирас объектларын саклау буенча эшләр башкаруга 8 рөхсәт бирелде һәм индивидуаль торак төзелеше объектларын төзү (реконструкцияләү) буенча төп эшләр башкару турында 11 акт рәсмиләштерелде, дип хәбәр итте М.Габделхаков.

«Соңгы елларда шәһәр Башкарма комитеты төзелеш секторында төзүчеләрнең эшчәнлеген тәртипкә салу буенча зур эш башкарды», - дип ассызыклады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Рөхсәт алу процедураларын гадиләштерү буенча эш даими алып барыла, дип билгеләп үтте Р.Гафаров. Шулай итеп, документларны тапшыру вакыты кыскартылган – 7 дән 5 көнгә кадәр, индивидуаль торак төзелеше объектлары һәм бакча йортлары буенча белдерү кәгазьләрен бирү буенча 7 эш көне билгеләнгән. Шулай ук төзелешкә рөхсәтнең гамәлдә булу вакытын озайту өчен документлар бирү, җир кишәрлегенә хокук күчкәндә яки элегрәк төзелешкә рөхсәт бирелгән җир участогыннан җир участогы төзегәндә хокуклар турында белдерү кәгазьләре бирү гадиләштерелгән.

Документларны ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша да, күп функцияле үзәкләр аша да тапшырырга мөмкин, дип сөйләде Шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе башлыгы. Хәзерге вакытта гаризаларның гомуми күләменнән 90% ы электрон рәвештә килә.

М.Габделхаков үз белдегең белән төзелгән капиталь төзелеш объектларын сүтү һәм үз белдегең белән төзү фактларына юл куймау идарә алдында торган бурычларның берсе булып тора, дип искәртте. Ул шәһәрдә законсыз төзелеш мисалларын китерде. Әйтик, Петр Баранов урамы, 27 адресы буенча урнашкан бина көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты буларак файдалануга тапшырылган, ә чынлыкта кибет буларак кулланыла. Шул ук вакытта бина парковка зонасына, төзекләндерүгә һәм янгын куркынычсызлыгына кагылышлы таләпләргә туры килми. «Башкарма комитетның әлеге объектка карата дәгъва таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде, ә эксплуатация туктатылды», – дип хәбәр итте ул.

Идарә законсыз объектларны файдалануга тапшырганнан соң үткәрелгән эшләр аркасында (әгәр объект шәһәр төзелеше проектының җирле нормаларын һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен бозса) бозылган таләпләрне файдалануга тапшыруга кадәр бирелгән рөхсәткә туры китерү турында дәгъва гаризалары бирү практикасын гамәлгә ашыра.

Мисал өчен, Чистай урамындагы 19в номерлы бина шундый объект булып тора. «Хәзер республиканың Арбитраж судында эксплуатацияне туктату турында эш карала. Бу объект файдалануга беренче катта парковка урыннары белән тапшырылган, ә законсыз реконструкция нәтиҗәсендә беренче катта сәүдә биналары урнашкан», – дип аңлатты эш асылын М.Габделхаков.

2022 елда шәһәр төзелеше законнарын бозуга чик кую турында барлыгы 10 дәгъва инициативасы белдерелгән. Идарә хезмәткәрләре 255 тән артык суд утырышларында, шулай ук хокукый мәсьәләләрне караганда дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларда катнашты.

Барлык төзүчеләр белән шәһәр төзелеше нормаларын үтәү буенча компромисс табылган, дип билгеләп үтте Р.Гафаров. «Шуңа да карамастан, аларның корылмаларын күзәтчелек органнары күрмәс дигән төзүчеләр дә бар. Безнең позиция үзгәрешсез кала – зур күп фатирлы йортмы ул яки зур булмаган аерым корылмамы шәһәрдә төзелә торган барлык эшләр закон буенча һәм гамәлдәге норматив база нигезендә төзелергә тиеш», – дип нәтиҗә ясады ул.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Казанда 1 млн 253 мең 506 кв.метр торак файдалануга тапшырылган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 11.07.2022
Видеорепортаж
11.07.2022 12:41
6 ай эчендә Казанда торак төзелеше буенча еллык планның 62% ы файдалануга тапшырылган
Барлык яңалыклар