В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Финалга 33 белгеч чыкты – җиңүчеләрнең исемнәре Ратушада игълан ителде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче апрель, Диана Жиленкова). Бүген Ратушада инклюзив белем бирү өлкәсендә педагоглар өчен «Игелекле Казан» премиясенә нәтиҗә ясалды. Финалга барлыгы 33 белгеч чыкты, һәр биш номинациядә бер җиңүче сайланды. Бүләк ияләрен шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров котлады.
«Игелекле Казан» премиясе беренче тапкыр үткәрелә. Аны алу өчен 70 тән артык гариза килгән. Конкурста 1 яшьтән алып 3 яшькә кадәр, 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр, 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр, 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр, 18 яшьтән өлкәнрәк балалар белән эшләүче белгечләр катнашты.
«Бүгенге чараның максаты – үзләрен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән авыр эшкә багышланган профессионалларны бүләкләп кенә калмыйча, берләшергә, тәҗрибә уртаклашырга, киләчәктә инклюзив белем бирү өлкәсендә сезнең белән бергә тормышка ашыра алырдай проектлар булдырырга ярдәм итү», – дип мөрәҗәгать итте финалистларга Рөстәм Гафаров.
Ул билгеләп үткәнчә, Казанда инклюзия өлкәсе бик тиз үсә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт һәм мәдәни-ял итү учреждениеләрендә махсус шартлар тудырыла, яңа махсуслаштырылган үзәкләр, уку-күнекмә фатирлары ачыла. «Уңайлы мохит» проекты актив үсеш ала, чат-бот һәм шәһәр объектларының картасы эшли башлады, инклюзив лагерьлар эшли. «Бу юнәлештә эшләүне дәвам итү бик мөһим, – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе. – Безнең уртак бурыч – диагноз куелуга карамастан, теләсә кайсы кешегә мәгарифтә, иҗатта, эштә тигез мөмкинлекләр бирү».
Кичә ТР башкаласында финалистлар катнашында белем бирү заезды тәмамланды. Стратегик сессиядә премиягә дәгъва итүчеләр белән Россиянең башка төбәкләреннән остазлар эшләде. «Премия шәһәр күләмендә генә уздырылуга карамастан, аның географиясенең күпкә киңрәк булуын аңлау бик күңелле. Безнең инициативаны Мәскәү, Краснодар, Новосибирск, Уфадагы коллегаларыбыз хуплады. Хөрмәтле экспертлар, нәтиҗәле эшегез һәм «Игелекле премия» финалистларын сайлауда катнашуыгыз өчен рәхмәтләремне җиткерәм. Кыйммәтле тәҗрибәгез һәм һөнәри белемнәрегез белән уртаклашуыгыз өчен рәхмәт», – диде Рөстәм Гафаров.
Ул катнашучыларга Казан Мэры Илсур Метшин һәм шәһәр Башкарма комитеты исеменнән башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Дөнья читләтеп уза алмаган битараф булмаган һәм ярдәмчел кешеләрдә тора. Яңа җиңүләр, нык сәламәтлек һәм уңышлар, тормыш юлыгызда җылылык һәм игелек күбрәк булсын дигән теләктә калам», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Гафаров.
Башкарма комитет җитәкчесе 1 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар белән эшләүче белгечләрне бүләкләде. Беренче урынны Авиатөзелеш районының Үзәк психологик-медицина-педагогик комиссиясе хезмәткәре Полина Слесаренко алды. «Без барыбыз да инклюзив белем бирү өлкәсендәге проектлар өстендә эшләдек», – дип сөйләде ул. - Мин 1 яшьтән 3 яшькә кадәрге балаларга иртә ярдәм күрсәтү проектында катнаштым. Эш шунда ки, аутизм спектры бозылуы һәм менталь бозылулар белән бәйле башка диагнозлар, кагыйдә буларак, 3 яшьтән дә иртәрәк куелмый. Һәм ул вакытка кадәр балалар кирәкле ярдәмне алмыйлар. Ләкин үз практикабыздан чыгып, без бозылуларның 1,5-2 яшьтә үк бик яхшы күренүен һәм шунда ук алар өстендә эшли башларга кирәк икәнен әйтә алабыз. Һәм балалар бакчасы каршында иртә ярдәм хезмәте булдыруны тәкъдим итәбез.
Икенче урында – Идел буе районының 379 нчы балалар бакчасы хезмәткәре Васил Хәсәнҗанова, өченче урында – Совет районының 332 нче балалар бакчасы хезмәткәре Римма Корбанова.
Лауреатларны 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге яшь төркемендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова котлады. Җиңүче булып Яңа Савин районы 165 нче балалар бакчасы вәкиле Виктория Семенова танылды. Икенче һәм өченче урыннарны Идел буе районының 33 нче һәм 27 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре Аида Әхтәмова һәм Надежда Борисова алды.
7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге яшь төркемендә Совет районының 156 нчы мәктәбенең укытучы-дефектологы Вера Занько җиңүче булды. «Безнең алда катлаулы бурыч – проект эшләү тора иде, – дип уртаклашты ул. - Без ата-аналар өчен аутизм спектры бозылган балаларны өй шартларында үз-үзләрен тоту күнекмәләренә өйрәтү проектын әзерләдек. Башта мин 2017 елдан 156 нчы мәктәптә тьютор булып эшләдем, 2 елдан соң укытучы-дефектолог булдым. Минем өчен эштә иң мөһиме – балаларга карата мәхәббәт, аларга күбрәк бирергә тырышу.
Икенче урынны – Идел буе районының 76 нчы мәктәбе вәкиле Динә Гомәрова, өченче урынны Совет районының 11 нче лицее вәкиле Татьяна Фадеева алды.
Финалистларга бүләкләрне Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов тапшырды. 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге төркемдә Идел буе районының 78 нче лицее хезмәткәре Зөһрә Тумакаева җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны 11 нче лицей һәм Совет районы «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәге вәкилләре Светлана Лобанова һәм Анна Титова алды.
«18 яшьтән өлкәнрәк» номинациясендә беренче урынны Совет районының 180 нче гимназия хезмәткәре Алсу Җәббаровага бирделәр. «Безнең әйдәп баручы белгечләр белән танышу һәм социаль проектлауда катнашу мөмкинлеге булды. Махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар, барысы кебек үк, мәктәпкә йөрергә, укырга һәм гадәти тормыш алып барырга телиләр. Без ышанабыз, сезнең ярдәмегез белән алар моны эшли алачак», - дип билгеләп үтте ул.
Икенче урынны – Киров районы Тимер юлчылар мәдәният йорты вәкиле Вероника Зайцева, өченче урынны Вахитов районының 51 нче мәктәбе вәкиле Ләйлә Җәләутдинова алды.
Финалга чыгучылар өчен иҗат коллективлары, ТР атказанган артисты Роман Плеханов һәм ТР халык артисты Рөстәм Асаев чыгыш ясады. Шулай ук хәзерге вакытта Ратушада «Әти мәхәббәте» дигән фотокүргәзмә уза, фотоларда Даун синдромы белән авыручы балалар һәм аларның әтиләре сурәтләнгән.
«Игелекле Казан» премиясе белгечләргә булган тәҗрибәне гомумиләштерергә, эшнең яңа технологияләрен һәм практикаларын күрсәтергә, үз проектларын һәм идеяләрен яңа дәрәҗәгә күтәрергә, яңа алымнарга өйрәнергә һәм инклюзия өлкәсендә педагогларның зур берләшмәсенең бер өлеше булырга ярдәм итәчәк.