Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.08.2021, 13:07

Р.Гафаров: «Бүгенге көндә Казан халкының яртысы диярлек сәламәт яшәү рәвешен сайлый һәм спорт белән шөгыльләнә»

Физкультурачы көнендә шәһәр халкы йолдызлы спортчыларның күрсәтмә чыгышларын күрә һәм балаларны секцияләргә яздыра алачак.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август, Камилә Гобәйдуллина). Казанда Физкультурачылар көнен зурлап билгеләп үтәргә әзерләнәләр. Төп чаралар якындагы шимбәдә, 14-нче августта, «Урам» экстрим-паркында узачак. Аларның башлану вакыты 10:00 сәгатькә планлаштырылган. Бәйрәм кунакларының ярышларда фаворитлар өчен җан атарга гына түгел, шәһәрнең спорт объектлары һәм мәктәпләренең мөмкинлекләрен бәяләргә дә мөмкинлеге булачак. «Физкультурачылар көненә багышланган барлык чаралар да кызыклы һәм мавыктыргыч узар дип ышанам. Бүгенге көндә Казан халкының яртысы диярлек сәламәт яшәү рәвеше сайлый һәм спорт белән шөгыльләнә. Бу массакүләм чараларда катнашучылар, веломарафоннар, чаңгы узышлары буенча ярышлар, шулай ук паркларда һәм скверларда спорт мәйданчыкларының тулылыгы буенча сизелә», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров бүген эшлекле дүшәмбедә. Исегезгә төшерәбез, бүген шәһәр халкының 51%-тан артыгы системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнә.

Ул сәламәт яшәү рәвеше модага керә, массакүләм чараларда катнашуга яшьләр актив кушыла, дип билгеләде. «Бу шәһәребезнең үсеш максатларына туры килә. Без моңа омтылдык, һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмаска планлаштырабыз. Быел бездә 4 спорт мәйданчыгы төзелде инде, Мирный бистәсендә чаңгы-биатлон комплексы, Жилплощадкада ачык типтагы савыктыру комплексы төзелеп килә. Спорт, физик культура белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр елдан-ел арта бара. Объектлар теләгән һәркем өчен ачык», – дип ассызыклады Р.Гафаров. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе, сәламәт гадәтләрне балачактан формалаштырырга кирәк, дип өстәде, шуңа күрә шимбә бәйрәмендә ата-аналарның балалары белән яңа уку елында дәресләр өчен ошаган секцияне сайлау мөмкинлеге булачак.

Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сүзләренә караганда, бәйрәм кунакларын күрсәтмә чыгышлар көтә, шул исәптән популярлыгы арта бара торган спорт төрләренең. Мәсәлән, «Урам» паркы янындагы су өслегендә sup-бординг буенча күрсәтмә ярышлар узачак. Шул ук көнне җилкәнле спорт буенча Казан чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Һәр теләүче үзен теге яки бу юнәлештә сынап карый һәм үзенең физик көчләрен бәяли алачак. Әмма иң мөһиме, ата-аналарның тренерлар белән киңәшү һәм баланы ошаган секциягә яздыру мөмкинлеге булачак.

Физкультурачылар көнендә традицион ярышлар да көтелә. Иртәдән башлап урам баскетболы кортларында 3х3 баскетбол буенча «Оранжевый мяч» Бөтенроссия турниры матчлары узачак. «Ярышлар белән кызыксыну бу спорт төренең Токиода узган уеннарның Олимпия программасына беренче тапкыр керүенә бәйле, ә безнең ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары, шулай итеп, тарихта беренче тапкыр 3х3 баскетбол буенча Олимпия көмеш медальләренә ия булдылар», – дип билгеләп үтте спикер.

Горький паркында футбол буенча 5х5 ярыш узачак. Турнирда Казан Башкарма комитеты, ТР Спорт министрлыгы командалары, журналистларның, медицина хезмәткәрләренең, футбол судьяларының һәм татар эстрадасы артистларының җыелма командалары катнаша. «Хезмәт резервлары» стадионында ачык һавада 7 яшь төркеме буенча яшүсмерләр арасында футбол буенча Казан Кубогының финал уеннары узачак.

Казанның пляж спорт төрләре үзәгендә пляж волейболы, гандбол, футбол һәм регби яратучылар арасында турнирлар узачак. Моннан тыш, шәһәрдә беренче тапкыр «ГТО уеннары» ярышлары узачак. Катнашучыларга команда эстафеталарында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын тизлеккә үтәп көрәшергә туры киләчәк. Катнашучылар шәһәрнең иң спорт торак комплексы исеме өчен көрәшәчәк, дип сөйләде А.Салихов.

Спорт бәйрәменең кульминациясе «Урам» паркында махсус билгеләнгән рингта бокс буенча турнир булачак. Анда республиканың иң көчле спортчылары, шулай ук күрше төбәкләрдән катнашучылар катнашачак.

«Уникс» баскетбол клубы, «Зенит-Казан» ир-атлар волейбол клубы, «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубы, «Казаночка» хатын-кызлар баскетбол клубы һәм «Стрела» регби клубы кебек танылган профессиональ командалардан чакырылган спортчыларыбызның күрсәтмә чараларда катнашуы тамашачылар өчен сюрприз булачак», - дип билгеләп үтте докладчы.

А.Салихов барлык чаралар да Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән килештерелгән һәм гамәлдәге санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узачак, дип өстәде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.08.2021
Видеорепортаж
09.08.2021 11:34
14-нче августта Казанда Физкультурачылар көне билгеләп үтелә
Барлык яңалыклар