Казанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында өч яңа проект старт ала.
Фото: Марат Мугинов
5-нче апрельдән «Саумы, Казан!» хикәяләр конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлый. Шәһәр халкы җирле риваятьләргә, шәһәр вакыйгаларына, истәлекләренә нигезләнгән чәчмә әсәрләр яза ала. Һәр катнашучыдан бер җирдә дә басылмаган татар телендә дә, рус телендә дә бер хикәя генә кабул ителә.
Эшләрне 31-нче июльгә кадәр kazankonkurs2021@mail.ru электрон почтасына «Саумы, Казан!» конкурсына» тамгасы белән җибәрергә мөмкин. Нәтиҗәләр Шәһәр көнендә, 30-нчы августта ясалачак. Җиңүчеләргә һәр яшь категориясендә акчалата призлар тапшырылачак, ә иң яхшы хикәяләр конкурс нәтиҗәләре буенча махсус чыгарылган китапка керәчәк.
«Шәһәр халкы язган китап бик кызыклы килеп чыгарга мөмкин, ә аны укыр өчен телне өйрәнергә теләгән кешеләр дә табылачак», – дип билгеләп үтте Р.Гафаров.
«Үз телем» исеме астындагы тагын бер конкурс укучыларны, студентларны һәм татар телен өйрәнү буенча проектлар эшләргә теләгән шәһәр яшьләрен җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
«Конкурсның исеме аның асылы турында күп нәрсә сөйли: без яшьләргә татар телен ничек өйрәнү турындагы идеяләрне көчләп тагарга түгел, ә телне өйрәнү өчен үзләренә кирәк булган проектларны һәм форматларны хупларга телибез», – дип аңлатты Гүзәл Сәгыйтова.
Гаризалар кабул итү бүген yztelem.ru сайтында башлана һәм 1-нче майга кадәр дәвам итәчәк. Шунысы кызык, сайлап алуны үз өлкәләрендә экспертлар булган яшь казанлылар үткәрәчәк. Алар проектларның потенциалын профессиональ бәяли һәм аларны гамәлгә ашыруга ярдәм итә алачак. Иң перспективалы эшләр авторлары гомуми приз фондыннан грантлар алачак, ул 1 млн сум тәшкил итәчәк.
Гүзәл Сәгыйтова, идея авторы һәм спонсоры - Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов, дип билгеләп үтте. «Минемчә, Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мондый инициативаларның безнең иҗтимагый структураларда һәм эшмәкәрлек арасында барлыкка килүе – бу бик яхшы башлангыч, ул үз ресурслары белән мөһим проектларга ярдәм итә ала. Әгәр дә Рөстәм Рамазанов үрнәге йогышлы булса, шат булачакбыз», – диде ул.
Казанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы программасына татар теле буенча белем бирү интенсивлары кертелде. Бүген хезмәт күрсәтү өлкәсе: кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы һәм ваклап сату өлкәсе хезмәткәрләре өчен курслар башлана. Алар бушлай һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә оештырылган.
Укулар атнага ике тапкыр 7-нче майга кадәр дистанцион рәвештә узачак. Аннары катнашучылар йомгаклау тестлары узачак һәм Казан башкарма комитетының квалификация күтәрү турында таныклыкларын һәм сертификатларын алачаклар.
«Бәлки, кайчан да булса татар телен белү кунакчыллык өлкәсенә эшкә урнашучы кандидатлар өчен реаль өстенлек булыр, ә татарча сөйләшүче һәм бу телдә хезмәт күрсәтергә әзер булган оешмалар махсус сыйфат билгесенә ия булыр. Бу перспектива турында Туризм үсеше комитеты һәм тармак вәкилләре белән фикер алышырга тәкъдим итәм», – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Тагын бер белем бирү проекты – Казан муниципаль хезмәткәрләре өчен татар теле курслары. Дәресләр быелның июнь-июль айларында узачак, әмма, хезмәтләр өлкәсе хезмәткәрләре өчен интенсивтан аермалы буларак, дистанцион форматта түгел, ә гадәти форматта узачак.
«Казан Башкарма комитетының социаль блогы өчен телләрне үстерү һәм күпмилләтле бердәмлекне ныгыту бу елда өстенлекле юнәлеш булып тора», – дип билгеләде Гүзәл Сәгыйтова.
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Казан Мэры Илсур Метшин йөкләгәнчә, барлык чараларны да рәсми булмаган төстә уздырырга өндәде. «Бу мәгълүматны шәһәр халкына мөмкин кадәр күбрәк җиткерергә кирәк. Мин ышанам, аларда катнашырга теләүчеләр күп булачак, – дип ассызыклады ул. – Үз телен саклаган халык һәрвакыт хөрмәттә булачак».