Мәдәният йортларын реконструкцияләү һәм яңарту партнерлык проектларын үстерергә мөмкинлек бирде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче март, Алинә Бережная). Казанда мәдәният йортларын модернизацияләү һәм реконструкцияләү республика театрлары һәм иҗат коллективлары белән уртак проектларны үстерергә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, бүген мәдәният учреждениеләре тыштан гына үзгәрми – аларның җиһазландырылуы да үзгәрә. «Шәһәр мәдәният йортлары тәртипкә китерелеп кенә калмыйча, бөтенләй башка дәрәҗәгә чыкты. Бүген алар җиһазлары белән озак елларга ныклык запасына ия», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.
Узган елның сигез ае дәвамында республика театрлары һәм хореография ансамбльләре «Казан гастрольләре – Казанские гастроли» проекты кысаларында 17 мәдәни үзәкнең һәрберсендә чыгыш ясады.
Мәдәният йортларында милли гореф-гадәтләр хуплана, дип билгеләп үтте Азат Абзалов. 2021 елда һәр мәдәният йортында халык биюе юнәлеше буенча хореографик студияләр ачылды. Бу ниятне гамәлгә ашыру өчен «Казан» бию ансамбле артистлары җәлеп ителде.
«Планнарда – учреждениеләребезнең базасында халык сәнгатен популярлаштыруны дәвам итү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу иҗат юнәлешләре, бюджет финанславы кысаларында, бушлай гамәлгә ашырыла», – дип ассызыклады Мәдәният идарәсе башлыгы.
Шәһәрнең иҗат коллективларына даими ярдәм күрсәтелә – музыка кораллары, костюмнар яңартыла. Мәсәлән, узган ел яңартылган «Залесный» мәдәни үзәгендә урнашкан атаклы «Татар гармуннары» коллективы яңа гармуннар алды. «Юность» мәдәният йортының 50 еллыгы уңаеннан «Кичке утлар» ансамбленә дә яңа музыка кораллары тапшырылды, ә Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексының бик күптән оешкан коллективы, «Полет» ансамбле, костюмнарын яңартты.
ТР башкаласының мәдәни үзәкләрендә 2 дән 90 яшькә кадәрге 14 мең казанлы шөгыльләнә, дип билгеләп үтте А.Абзалов. Шәһәрнең мәдәният йортлары шәһәрлеләрнең иҗади үсеше өчен сайлауга 695 клуб формированиесен тәкъдим итә.
Шул ук вакытта Казан мәдәният учреждениеләре даими рәвештә грант ярдәме ала. 2021 елда мәдәният өлкәсе белән бәйле учреждениеләр һәм коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар грантларга 294 гариза биргән, 60 млн сумнан артык суммага 67 проект хупланган.