В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда тышкы рекламаның яңа чыганаклары – тукталышларда реклама панельләре һәм цифрлы коммуникацион күрсәткечләр барлыкка киләчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нчы февраль, Алена Мирошниченко). Казанда тышкы реклама чыганаклары барлыкка киләчәк, аерым алганда, шәһәрнең барлык районнарының 200 муниципаль тукталышында реклама панельләре урнаштыру планлаштырыла. Кече һәм урта бизнеска товарларны һәм хезмәтләрне тәкъдим итү мөмкинлекләрен киңәйтергә электрон-цифрлы коммуникация күрсәткечләре мөмкинлек бирәчәк, тиздән алар Тэцевская һәм Магистраль урамнарында пәйда булачак. Яңа форматлар digital-технологияләр үсеше белән бәйле һәм реклама бирүчеләрдә ихтыяҗ булачак, дип билгеләде эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Икътисадый активлык кимү аркасында торглар уздыру гамәлдән чыгарылды
2020 елда 100-гә якын тукталышта реклама боксы урнаштыру хокукына торглар үткәрү планлаштырылган иде, дип хәбәр итте Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаветдинов. Нәтиҗәдә, иске муниципаль тукталышлар, реклама фирмалары хисабына, яңаларына алмаштырыла. Әмма икътисадый активлык кимү аркасында мондый сатуларны уздыру гамәлдән чыгарылды.
Алар бары тик эшкуарларның үзләренең гаризалары буенча гына үткәрелде, дип билгеләп үтте спикер. Шул рәвешле, реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасы яңа ике коммуникация күрсәткече белән генә тулыландырылган. Сату нәтиҗәләре буенча 670 мең сумлык ике компания белән килешүләр төзелгән. Чагыштыру өчен, элегрәк 21,5 млн сумлык 59 конструкция куелган булган.
Шундый ук хәл реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт бирү белән дә күзәтелде. 2020 елда Идарә бары тик 8 рөхсәт биргән, шул исәптән 2-се – аерым торучы конструкцияләргә, 6 -сы – бина фасадларына. 18 рөхсәт гамәлдән чыгарылган, дип хәбәр итте А.Баһаутдинов.
«Санлы өслекләргә, рекламаның яңа форматлары кебек үк, ихтыяҗ булачак»
«2020 елда, билгеле сәбәпләр аркасында, базарда активлык күзәтелмәгәнгә күрә, безнең тырышлык яңа социаль әһәмияткә ия реклама конструкцияләрен, аларга таләпләрне үстерүгә, торглар үткәрү өчен норматив базаны актуальләштерүгә юнәлдерелде», – дип хәбәр итте Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы.
Беренче проект реклама панельләрен булган муниципаль тукталышларда урнаштыруны күздә тота. Алар «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында урнаштырылган. Бу проектны гамәлгә ашыру муниципаль тукталышларны Казанны төзекләндерү кагыйдәләре таләпләренә туры китерергә һәм алга таба аларны реклама фирмалары хисабына хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте докладчы.
«Реклама җәмгыяте тарафыннан яңа тәкъдим белән кызыксыну бар инде, шуңа күрә 2021 ел ахырына без әлеге конструкцияләрне урнаштыруга 200 килешү төзергә планлаштырабыз. Территориаль проект шәһәрнең барлык районнарын колачлый», – диде А.Баһаутдинов һәм сынау проекты Татарстан урамындагы «Кристаллайт» заманча технологиясен кулланып ике тукталышта гамәлгә ашырылуын өстәде. Тышкы рекламада мондый технологияләр әле кулланылмаган.
Икенче проект – электрон-цифрлы коммуникация күрсәткече – үз товарларын һәм хезмәтләрен күрсәтү өчен кече һәм урта бизнес вәкилләренең мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итәчәк. Digital-технологияләр булу контентның тиз үзгәрүенә ярдәм итә, басма продукция җитештерү һәм урнаштыру зарурлыгы белән бәйле эшкуарларның өстәмә чыгымнарын киметә. Якын арада беренче электрон-цифрлы коммуникацион күрсәткечләрне Тэцевская һәм Магистраль урамнарында урнаштыру планлаштырыла.
Әлеге проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, аерым алганда, кече форматтагы реклама конструкцияләре өлеше хәзерге вакытта конструкцияләрнең гомуми санына карата 36%-тан 2025 елда 50%-ка кадәр артачак, дип билгеләп үтте А.Баһаветдинов.
«Узган елда торглар, билгеле сәбәпләр аркасында, гамәлдән чыгарылды, әмма быел без аларны һичшиксез үткәрәчәкбез. Цифрлы өслекләргә килгәндә, алар, операторларга тәкъдим итәчәк яңа форматлар кебек үк, чыннан да кирәк булачак, – дип билгеләп үтте Рөстәм Гафаров. – Форматларның эволюциясе digital-технологияләр үсеше һәм шәһәр мохитендә тәртип урнаштыру теләге белән бәйле. Шәһәр мохитенең уңайлыгы төшенчәсе – кибетләр, себерелгән тротуарлар, транспорт тукталышлары гына түгел, ә объектлар һәм дәүләт хезмәтләре турында мәгълүматның уңайлы навигациясе һәм тулылыгы да. Мин бу ерак булмаган киләчәк мәсьәләсе дип уйлыйм».