Кар яуган көннәрдә Казанда юл-транспорт һәлакәтләре саны сизелерлек артмады.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь, Зилә Гайфи). Җомгадан якшәмбегә кадәр, кар һәм бозлы яңгыр яуган көннәрдә, Казанда электротранспорт челтәре бозлану аркасында электр транспортының туктап торуының 26 очрагы теркәлгән. Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә, боз белән капланмасын өчен, линиягә өстәмә троллейбуслар чыгарылды, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
Аның сүзләренә караганда, тулаем алганда, Казанда кар яуган көннәрдә юл-транспорт һәлакәтләре саны сизелерлек артмаган. Әмма төп магистральләрдәге берничә юл-транспорт һәлакәте дә җәмәгать транспорты эшенә йогынты ясаган. «Күп кар яву, көчле җил, начар күренү һәм кар көртләре безне читләтеп үтмәде. Нәтиҗәдә, урыны белән хәрәкәт интервалы артты. Ял көннәрендә кар бозлы яңгырга әйләнде, бу электр транспортының элемтә челтәренә боз катуга китерде. Проблемалы участокларны тикшерү өчен өстәмә дежур бригадалар җәлеп ителде. Шулай ук метродепода тәүлек буе кизү тору оештырылды, поездлар хәрәкәтендә тоткарлыклар булмады», - диде Илдар Шакиров.
Аның сүзләренә караганда, төп кыенлыклар вакытында чистартылмаган тукталыш пунктлары һәм кесәләре аркасында булган, соңгы тукталышларда автобуслар күпләп басып торган. Нәтиҗәдә, рейсларга чыкканда берничә тоткарлык теркәлгән.
«Кар яву сәбәпле, киеренке хәл килеп чыкты, бу җәмәгать транспортына да кагылды. Тукталыш мәйданчыкларын җыештыру буенча кимчелекләр бар. Транспорт хәрәкәте расписаниесен үтәү мөһим», - диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.