ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» һәм «ТНВ» депутатлар төркеме утырышында сайлаучылар шикаятьләрен үтәү турында фикер алыштылар.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Халыкның иминлеге – Казан хакимияте органнарының төп бурычы, ә халык белән элемтәдә тору – нәтиҗәле эшнең мөһим коралы», – дип ассызыклады Р.Гафаров үз чыгышында.
Шикаятьләр арасында төзекләндерү мәсьәләләре беренче урында тора, чөнки бу тема шәһәрдә яшәү өчен уңайлы мохит булдыру белән бәйле, дип билгеләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе. Шәһәрдә эшләр «Безнең ишегалды», ТР торак пунктларында тышкы яктыртуны торгызу, юл-урам челтәрен ремонтлау программалары буенча алып барыла.
2020 һәм 2021 елларда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Казанда 890 йорт, ягъни программага кертелгән 26% ы төзекләндерелгән. Уңайлыклар 200 меңнән артык казанлыны колачлаган. Быел эшләр 466 йорт территориясендә башкарылачак. Хәзерге вакытта 210 ишегалдында ремонт эшләре тәмамланган.
Яктырту мәсьәләләре буенча 213 шикаять килгән, шуларның 85 е үтәлгән. ТР торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу программасы кысаларында быел 33 торак массивта 1467 яктырткыч монтажлана, бу 100 дән артык поселок урамын яктырту мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә программа 36% ка үтәлгән. Ут Юдинода, Иске Горка, Отар, Салмачыда һәм башка бистәләрдә 36 урамда куелган. Шулай ук юл-урам челтәрен ремонтлау программасы буенча Казанның 57 проблемалы участогында 60 млн сумлык 835 яктырткыч монтажланачак.
Популяр шикаятьләрнең темалары өчлегенә торак-коммуналь хуҗалык, нигездә, йортларны капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр керә. 2007 елдан башлап Казанда 3,5 меңнән артык күп фатирлы йорт ремонтланган. 2020 һәм 2021 елларда – 569 йорт, 2022 ел планнарында – гомуми суммасы 2,4 млрд сумлык 161 йортны ремонтлау.
«Без федераль үзәккә, республика Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Хөкүмәтенә торакны капиталь ремонтлау проблемасын планлы рәвештә хәл итү мөмкинлеге өчен рәхмәтлебез», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе һәм капиталь ремонт ясалган йортларда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре булган йортларны атады. Бу – Латыш Укчылары урамы буенча 3 нче һәм 5 нче, Рихард Зорге урамы буенча 85 нче йортлар.
Шәһәрдәге барлык йортларны бер үк вакытта ремонтлау мөмкин түгел, дип билгеләп үтте Р.Гафаров. «Без халыкка йортларның алдагы елларда Татарстандагы күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау программасы кысаларында, аның еллык актуальлеген исәпкә алып, ремонтланачагын аңлатабыз», – дип аңлатты ул.
Башкарма комитет җитәкчесе инициативасы белән мәдәни мирас объектларын, тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен, шулай ук тарихи кыйммәтле шәһәр төзүче объектларны капиталь ремонтлау өчен аерым программа булдырырга кирәк. Аның сүзләренә караганда, шәһәрнең тарихи өлешен комплекслы төзекләндерүне, шул исәптән йортларны капиталь ремонтлауны сораучы шикаятьләр бар, әмма мондый йортта проект-смета документациясен эшләү һәм ремонт үткәрү типлаштырылган нормативлардан һәм бәяләрдән аерылып тора. Капиталь ремонт Казанның шундый 108 йортына кирәк.
Юллар төзү һәм ремонтлау – мөрәҗәгатьләр саны буенча шәһәрлеләрне борчыган өченче тема. Бу мәсьәләләрне хәл итүгә ТР Президенты һәм федераль үзәк ярдәме белән быел 23,6 млрд сум юнәлдереләчәк. Быел 52,5 км озынлыктагы 55 юл участогын ремонтлау планлаштырылган. Поселок юлларын ремонтлауга аерым финанслау лимиты каралмаган. Шуңа да карамастан, якынча 500 млн сумга ремонт ясалачак. Р.Гаффаров сүзләренә караганда, хәтта мондый финанслау булганда да программа Казанның барлык юлларын да кертә алмый, юлларны ремонтлау буенча 120 гә якын мөрәҗәгать килгән, ә күпчелек очракта бу торак массивларның юллары, өстәмә финанслау яисә максатчан программа шартларында гына үтәлергә мөмкин.
2019-2022 елларда 102 мөрәҗәгать буенча юлларны ремонтлау башкарылган, бүгенге көндә эшләр дәвам итә. Моннан тыш, Казанда зур инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла – Зур Казан боҗрасы, Вознесение тракты, Горький шоссесы дублеры төзелеше.
Төзелеш темасы буенча алданган өлешчеләрдән мөрәҗәгатьләр килгән. «МЧС» ТК йортлары буенча – 16 һәм «Молодежный» ТК буенча 3 мөрәҗәгать уңай хәл ителгән – йортлар файдалануга тапшырылган. «Мелодия» торак комплексы буенча эш дәвам итә: аның буенча 27 шикаять бирелгән. Бүгенге көндә генераль подрядчы билгеләнгән, төзү-монтаж эшләре бара, аларны 2022 ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.
Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль объектлар җитмәү (бигрәк тә торак массивларда һәм яңа торак төзелеше микрорайоннарында) мөрәҗәгатьләрдә чагылган тагын бер кискен проблема булды. Урыннар җитмәү проблемасы учреждениеләр төзү һәм гамәлдәге балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру хисабына хәл ителә. 5 ел эчендә Казанда 7,6 мең балага 34 яңа балалар бакчасы, 16 мең 162 укучыга 17 мәктәп һәм өстәмә уку корпусы төзелде. Биналарның проект егәрлекләрен арттырмыйча укытуны оештыру һәм икенче сменада файдалану өчен тагын 32 мең 354 урын булдырырга кирәк.
Торак массивларның социаль инфраструктурасын формалаштыруга килгәндә, 2006-2010 еллардагы «Поселок» уңышлы программасы белән охшаш аерым республика программасын формалаштыру максатка ярашлы, дип белдерде Р.Гафаров. «Шул очракта гына без Казанның күп санлы поселокларында яшәүчеләргә тиешле игътибар бирә алачакбыз», - дип ассызыклады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе.
Утырышта каты көнкүреш калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча «ПЖКХ» ИК генераль директоры – каты көнкүреш калдыклар белән эш итү буенча региональ оператор Сергей Богатов чыгыш ясады. Ул калдыклар чүп мәйданчыкларыннан һәм контейнерлардан ни өчен вакытында чыгарылмавының төп сәбәпләрен атады. Алар арасында түбәндәге сәбәпләр бар: ишегаллары машиналар белән тутырылу, кышкы чорда чистартылмаган юллар, бәйрәм һәм ял көннәрендә калдыклар күпләп җыелу, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын җыю урыннарына төзелеш чүп-чарын өю.
Шулай ук С.Богатов полигоннарны тутыру проблемасы турында да искә төшерде. Бүгенге көндә шәһәрдә Химия урамындагы полигон гына эшли, әмма ул калдыкларны 2023 елның гыйнварына кадәр генә кабул итә ала. «Көнчыгыш»та икенче карта төзелеше шәһәр өчен бик мөһим. Беренчесе 2020 елда ук ябылган иде», - дип билгеләп үтте генераль директор.
Полигоннарга азрак йөкләнеш бирү өчен идарәче компания икенчел чималны эшкәртүгә җибәрү белән шөгыльләнә, дип сөйләде С.Богатов. 2021 елдан башлап «ПЖКХ» ИК 10 мең тоннадан артык икенчел чималны эшкәртүгә җибәргән, ә Казан мәктәпләрендә тара җыю һәм укучылар арасында аңлы куллану темасын популярлаштыру өчен 20 гә якын фандомат урнаштырылган.