В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әгәр бу эшләнмәсә, көзен Казанда калдыкларны чыгарырлык урын булмаячак, дип ассызыклады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар, Юлия Летникова). Татарстан башкаласында калдыкларны җыю проблемасы кискен тора, соңгы елларда Казанга каты коммуналь калдыклар республиканың күрше районнарыннан актив рәвештә кертелә. Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан чүп чыгару функцияләре шәһәр хакимиятеннән бердәм төбәк операторына күчте. ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров муниципалитет башлыкларына полигоннарның үз территорияләрендәге эшен яңадан торгызу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать бүген Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин катнашында узган ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясендә яңгырады.
«Бу көздә үк, ТР башкаласыннан чүпне чыгарырга урын беткәнлектән, катлаулы хәлдә калачакбыз. Шуңа бәйле рәвештә күрше районнар башлыкларына зур үтенеч – үзегезнең территорияләрдә каты коммуналь калдыклар полигоннары эшен торгызыгыз, полигоннар һәм калдыкларны эшкәртү комплекслары төзү өчен җир кишәрлекләре бирү эшен тизләтегез», - диде Р.Гафаров.
Хәзер Казанда Химия урамында урнашкан бер генә полигон эшли. Якынча исәпләүләр буенча, аның егәрлеге тагын берничә елга җитәргә тиеш иде, әмма соңгы елларда чүп күләмнәре арту сәбәпле, фактик тутыру проект срокларыннан алда бара. Соңгы 10 елда Казанда чыгарыла торган көнкүреш калдыклары саны бер ярым тапкырга арткан. Казанда чүплекләрне рекультивациялиләр. Аерым алганда, «Чиста ил» федераль программасы буенча шәһәр Самосырово чүплеген һәм Мамадыш трактындагы полигонны рекультивацияләү өчен ил һәм республика бюджетыннан ярдәм алды.
«Традицион рәвештә каты коммуналь калдыклар белән эш итү проблемасы кискен кала. Полигоннарның калдык сыйдырышлыгы кими бара, бу бездән инфраструктура булдыруны таләп итә. 2023 елга планнарда – Казанда «Восточный» полигонының икенче картасын файдалануга тапшыру», - дип хәбәр итте ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.
Спикерлар чыгышына йомгак ясап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформа башланганнан бирле төбәк операторлары тарафыннан әлегә бер генә дә сортлау объекты, бер генә дә полигон булдырылмавына игътибар итте. Р.Миңнеханов сүзләренчә, төбәк операторларының бурычы – кулланучыларга хезмәт күрсәтүдә өзеклекләргә юл куймау. Ул билгеләп үткәнчә, халык «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе» ҖЧҖ региональ операторы эшендә өзеклекләргә дәгъва белдерә. «Каты коммуналь калдыклар чыгару вакытын бозарга ярамый», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.