Аларны тикшерү өчен Татарстанның транспорт предприятиеләренә 2582 комплект җиһаз тапшырылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Татарстанлыларга вакцинациягә каршы медицина күрсәтмәләре булу турындагы QR-кодлар белән белешмәләрне рәсмиләштерә башладылар. Шәһәрлеләр алардан транспортта гына файдалана алачак – сәүдә үзәкләрендә, мәдәни учреждениеләрдә һәм җәмәгать туклануы биналарында куллана алмаячак, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Вакцинациягә каршы күрсәтмә булу турындагы документның гамәлдә булуы бары тик җәмәгать транспортында йөрүгә генә кагылачак, бу аны алучылар риск төркеменә керү белән аңлатыла, дип ачыклык кертте Л.Авдонина. «Бу кешеләр прививка ясатмаган, шунлыктан аларның авыруны йоктыру куркынычы югары. Бу категория кешеләргә җәмәгать урыннарына йөрүдән мөмкин кадәр тыелып торырга кирәк, – дип билгеләде ул. – Әмма аларга эшкә барып җитәргә кирәк, шул сәбәпле, QR-код алу мөмкинлеге каралды».
Һәр вакцинаның үз медицина каршылыклары бар, дип өстәде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Ул искәрткәнчә, татарстанлылар прививкага каршы күрсәтмәне яшәү урыны буенча участок табибыннан ала ала. Процесс үзе күп вакыт алмаячак – бер тапкыр табибка бару җитә, анда пациентка QR-кодлы белешмә әзерләячәкләр һәм бастырып бирәчәкләр.
«Вакцинациягә каршы медицина күрсәтмәсе – вакцинациядән теләсә нинди ысуллар белән баш тарту мөмкинлеге түгел, ә мондый ихтыяҗ була калса, бер чыгу юлы, – дип ассызыклады ул. – Исегезгә төшерәм, без 18 яшькә кадәрге балаларга, катлаулы аллергия реакцияләре булган затларга прививка ясамыйбыз, ә йөкле һәм имезүче хатын-кызларга бары «Спутник V» вакцинациясен генә кадыйбыз.
Кайберәүләргә вакытлы медотвод биреләчәк. Ул, аерым алганда, хроник авырулар кискенләшкән чорда кирәк.
Исегезгә төшерәбез, инде киләсе атна башыннан, 22-нче ноябрьдә, вакцинация ясату, соңгы алты ай эчендә авырган яки медотвод турында QR-кодтан башка җәмәгать транспортында йөрү тыелачак. Моннан тыш, сертификат күрсәтмичә автовокзал кассаларында республика эчендә районара һәм шәһәрара йөрүләр өчен билетлар сату тыела.
Кодларны тикшерү өчен республиканың транспорт предприятиеләренә инде 2582 комплект җиһазлар сатып алынган, алар смартфоннан һәм күчерелмәле тышкы аккумуляторлардан гыйбарәт, дип хәбәр итте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров. Тикшерү транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре көче белән үткәреләчәк.
«Беренче тукталышта QR-кодлар пассажирларны утыртканда тикшереләчәк. Ә алга таба кондуктор аларны хәрәкәт барышында билет сату алдыннан тикшерәчәк», – дип искәртте ул.
QR-кодлы сертификаттан тыш, тикшерүче пассажирның кеше кодын кулланмавына инансын өчен, ул шәхесне раслаучы теләсә нинди документ күрсәтергә тиеш булачак.
Яңа чикләүләр кертелү белән республикада вакцинация узмаган 60 яшьтән өлкәнрәк барлык пассажирлар өчен ташламалы транспорт карталарының гамәлдә булуы туктатыла. Шул ук вакытта 10-нчы ноябрьдән 9-нчы декабрьгә кадәрге чор өчен картага салынган акчалар баланста калачак. «Бу чорда тулыландыру декабрь ае өчен бара, – дип аңлатты А.Сидоров. – Картаның гамәлдә булуы лимитсыз булу сәбәпле, аның буенча йөрү саны чикләнмәгән. Системада кешенең вакцинация ясатуы яки медотвод алуы турында мәгълүмат пәйда булуга, картаның гамәлдә булуы яңадан торгызылачак. Яңа мәгълүматлар көндәлек режимда килеп тора».
Әгәр тикшерүләр вакытында QR-кодларсыз транспорттан файдаланучы пассажирлар ачыкланса, аларга штраф яный, дип искәртте А. Сидоров, штраф суммасы 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр. Өстәвенә, җаваплылыкка пассажир да, тикшерүче дә – кондуктор, предприятие үзе дә тартылырга мөмкин.
Мондый үзгәрешләр фонында ташучылар зыян килүдән һәм пассажирлар агымы кимүдән курка. «Финанс ярдәме мәсьәләсе карала, без башка ведомстволар белән бергә бу эшнең ничек башкарылачагын уйлыйбыз», – диде А.Сидоров.