Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2022, 12:42

Гараж сатарга теләп, Казан пенсионеры каракларга саклыктагы акчаларын биргән

Аферистлар өлкән яшьтәге хатын-кызны үз хисапларына 50 мең сум акча күчерергә күндергән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы декабрь). Казанда яшәүче 71 яшьлек ханым гаражын сатарга уйлый һәм мошенникларның хәйләләренә эләгә. Матди зыян 50 мең сум тәшкил иткән.

Зыян күрүче сүзләренчә, ул интернет-сайтларның берсендә күчемсез милек сату турында белдерү бастырган. 13 нче декабрьдә билгесез ир аңа шалтыратып, гараж сатып алырга теләгәнен хәбәр иткән. Пенсионер ханым аңа күчемсез милекне карарга тәкъдим итә, әмма ул барысы да канәгатьләндерә дип баш тарта. Аның белән килешүне рәсмиләштерү өчен элемтәгә бухгалтер керәчәк, дип аңлата.

Күпмедер вакыттан ялган бухгалтер ханымга шалтыратып, беренчел кертем сыйфатында 50 мең сум акча кертәчәген хәбәр итә. Моның өчен билгесез хатын зыян күрүчедән картадан акча алуын һәм күрсәтелгән счетка күчерүен сорый. Мошенник өлкән яшьтәге ханымны кирәкле документларны рәсмиләштергәннән соң бу акчаларның картасына әйләнеп кайтачагына ышандырган. Пенсионер ханым аферистның барлык таләпләрен дә үтәгән.

Зыян күрүченең картасына акчалар кире күчмәгән һәм ул полициягә мөрәҗәгать иткән. «Азино-2» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефонга шалтыратучы һәм туганнарыгыз турында мәгълүмат бирүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамый.

Барлык яңалыклар