Җинаятьче зыян күрүчене юл-транспорт һәлакәте белән бәйле вәзгыятьне җайга салу өчен акча тапшырырга ышандырган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пенсионерга билгесез кеше шалтыраткан һәм аның туганы юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан дип хәбәр иткән. Хәлне җайга салу өчен әңгәмәдәш акча түләргә тәкъдим итә.
Шуннан соң өлкән яшьтәге хатын-кыз янына җыелган акчаны һәм көнкүреш әйберләрне алырга бер ир килә. Соңыннан гына пенсионер, туганы белән элемтәгә кереп, аның юл-транспорт һәлакәтенә эләкмәгәнен аңлый.
Үзен алдаганнарын аңлап, пенсионер ярдәм сорап полицейскийларга мөрәҗәгать итә. РФ Җинаять кодексының 15 нче маддәсенең 3 нче «Мошенниклык» өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре шикләнүчеләрне эзли.
Россия Эчке эшләр министрлыгы мошенниклык очраклары арту сәбәпле, халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратучы һәм туганнарыгыз турында мәгълүмат бирүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамый.