В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Явыз ниятле кешеләр ир-атны билгесез кешеләр аның исеменә кредит алырга тырышкан дип ышандырган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель). Казанның 35 яшьлек кешесе мошенникларга ышана һәм 500 мең сумга якын акча югалта.
Зыян күрүченең сүзләре буенча, аңа билгесез хатын шалтыраткан. Ул үзен банкның колл-үзәге хезмәткәре дип таныштырган һәм ир-атка аның исеменә кредит рәсмиләштерергә маташалар дип белдергән. Операцияне туктатыр өчен, шалтыратучы тагын бер кредит алырга һәм акчаны куркынычсыз счетка күчерергә тәкъдим итә.
Барысын да ачыкларга вәгъдә итеп, билгесез хатын зыян күрүчегә килеп туган хәл турында беркемгә дә хәбәр итмәскә киңәш итә. Нәтиҗәдә, ир-ат банкта 470 мең сумлык кредит рәсмиләштерә һәм аларны билгесез счетларга күчерә.
Соңрак Казан кешесе алдауда шикләнеп, «Мәскәү» полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлеше «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсе матбугат хезмәте.